Зәй офыклары

Зәй районы мәктәпләре арасында рейтингның иң югары баскычында - 4нче мәктәп

Зәй мәгариф идарәсе район мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе буенча рейтингны билгеләде, ул август киңәшмәсе пленар утырышында бәян ителде. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча иң югары баскычта 4нче мәктәп тора. Аннан соң - 7нче, 1нче, 2нче мәктәпләр. Бишенче урында Чыбыклы мәктәбе, алга таба яшел зонада татар гимназиясе, 6нчы мәктәп, Кадер, Түбән...

Зәй мәгариф идарәсе район мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе буенча рейтингны билгеләде, ул август киңәшмәсе пленар утырышында бәян ителде. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча иң югары баскычта 4нче мәктәп тора. Аннан соң - 7нче, 1нче, 2нче мәктәпләр. Бишенче урында Чыбыклы мәктәбе, алга таба яшел зонада татар гимназиясе, 6нчы мәктәп, Кадер, Түбән Биш мәктәпләре урын ала. Болар - югары рейтингка керүче белем бирү йортлары. Ә менә сары зонада шәһәрнең 3нче һәм 5нче мәктәпләре булу борчу тудыра. Кызыл зонада - белем бирүдә җитди эшләү таләп ителүче мәктәпләр Югары Баграж, Сарсаз-Баграж, Иске Тәкмәк, Төги, Ал. Бистәсе, Поручик, Яңа Спас мәктәпләре. Рейтинг нәтиҗәләре алга таба педагогларның хезмәт хакында да чагылыш табачак, чөнки хезмәт өчен түләүне эш нәтиҗәсенә карап башкару күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: