Зәй офыклары

Зәй ресурс үзәгендә агрофирмалар пешекчеләре укый

Зәйнең политехник колледж базасы ресурс үзәгендә бүгеннән район агрофирма бүлекчәләрендә пешекчеләр булып эшләүчеләр өчен махсус квалификация күтәрү курслары эшли башлады. Барлыгы 39 пешекчегә технологик процесслар, санитар-гигиена кагыйдәләре, үзенчәлекле пешерү алымнары, өстәлләрне сервировкалау, хезмәт күрсәтү таләпләре буенча теоретик белемнәрне ныгыту мөмкинлеге тудырыла. Ә мастер-класста пешекчеләр яңа ризыклар әзерләү серләренә төшенәчәк, ди...

Зәйнең политехник колледж базасы ресурс үзәгендә бүгеннән район агрофирма бүлекчәләрендә пешекчеләр булып эшләүчеләр өчен махсус квалификация күтәрү курслары эшли башлады. Барлыгы 39 пешекчегә технологик процесслар, санитар-гигиена кагыйдәләре, үзенчәлекле пешерү алымнары, өстәлләрне сервировкалау, хезмәт күрсәтү таләпләре буенча теоретик белемнәрне ныгыту мөмкинлеге тудырыла. Ә мастер-класста пешекчеләр яңа ризыклар әзерләү серләренә төшенәчәк, ди өлкән мастер Галина Журавлева. Гомумән алганда, бүгенге көндә ресурс үзәгендә ике курста 49 студент пешекче,18е технолог, 17се кондитер белгечлеген үзләштерә. Шулай ук теләге булган югары сыйныф укучылары өчен дә пешекчеләр әзерләү буенча кичке укулар оештырыла, бүгенге көндә бу мөмкинлектән 17 яшь зәйле файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: