Бүген Казанда аерым фәннәр буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия фән олимпиадаларының финалында катнашуга әзерлек максатында укыту-тренировкалар башлана. Укуларда катнашу өчен берничә Зәй укучысы Казанга китте. 23-27 мартта кадәр 7нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Лев Лукьянов география буенча белемен ныгытачак. 23-28 мартка кадәр 6нче мәктәп укучылары Җәлил Константинов һәм Аделия Галәлетдинова...
Бүген Казанда аерым фәннәр буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия фән олимпиадаларының финалында катнашуга әзерлек максатында укыту-тренировкалар башлана. Укуларда катнашу өчен берничә Зәй укучысы Казанга китте. 23-27 мартта кадәр 7нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Лев Лукьянов география буенча белемен ныгытачак. 23-28 мартка кадәр 6нче мәктәп укучылары Җәлил Константинов һәм Аделия Галәлетдинова дөнья мәдәнияты фәненнән олимпиада финалына әзерләнә. 24 марттан 4 апрельгә кадәр физик культурадан 4нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Мария Савельева тренировкалар үтәчәк. Алар - барысы да әлеге фәннәр буенча төбәк олимпиадаларында призлы урыннарны алуга ирешкән укучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа