Зәй офыклары

Зәй укучылары Казанга спектакль карарга барды

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәктәп укучыларын мәдәни яктан зыялы итү максатында үзенчәлекле чаралар оештыру дәвам итә. Бу көннәрдә Зәйнең татар гимназиясеннән X сыйныф укучылары һәм укытучылары татарча спектакль карап хозурланды. - Кәрим Тинчурин исемендәге театр тамашачыларга Илдар Юзеевның Гашыйклар тавы" дигән драмасын тәкъдим итте. Театрның фойесында театр...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәктәп укучыларын мәдәни яктан зыялы итү максатында үзенчәлекле чаралар оештыру дәвам итә. Бу көннәрдә Зәйнең татар гимназиясеннән X сыйныф укучылары һәм укытучылары татарча спектакль карап хозурланды.

- Кәрим Тинчурин исемендәге театр тамашачыларга Илдар Юзеевның Гашыйклар тавы" дигән драмасын тәкъдим итте. Театрның фойесында театр тарихына багышланган экспонатлар, күренекле артистларыбыз фотолары белән таныштык, бергәләп истәлеккә фотога төштек. Спектакль безнең һәм укучыларыбызның күңелендә әйтеп бетергесез тәэсир калдырды, - ди директор урынбасары Рәфисә Гатиятуллина.

Соңыннан гимназия укучылары спектакль турында фикер алышуларны сыйныф сәгатьләрендә дә дәвам иткәннәр. Мондый мөмкинлек тудырылуы өчен гимназия коллективы, укучылар, ата-аналар район мәгариф идарәсенә рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: