Зәй офыклары

Зәй укытучылары - Россия бәйгесе җиңүчеләре

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында урта гомуми белем бирү йортларында финанс грамоталылыгы нигезләрен өйрәтү буенча уку-методик ярдәмлекләр әзерләгән укытучылар арасында узган бәйгегә йомгак ясадылар. Бәйге 8-11 сыйныф укучылары өчен тарих, математика, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, информатика дәресләрендә куллану өчен әзерләнгән эшләргә игълан ителгән иде. Әлеге номинацияләрдә 30 педагог, җиңүчеләр буларак...

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында урта гомуми белем бирү йортларында финанс грамоталылыгы нигезләрен өйрәтү буенча уку-методик ярдәмлекләр әзерләгән укытучылар арасында узган бәйгегә йомгак ясадылар. Бәйге 8-11 сыйныф укучылары өчен тарих, математика, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, информатика дәресләрендә куллану өчен әзерләнгән эшләргә игълан ителгән иде. Әлеге номинацияләрдә 30 педагог, җиңүчеләр буларак сайлап алынды. Алар арасында информатика дәресләре өчен эшләгән уку-методик программасы белән Зәй районыннан Түбән Биш мәктәбе укытучысы Сергей Чернов һәм 7нче мәктәпнең информатика укытучысы Ольга Советникова - өченче, рус әдәбияты дәресләре өчен әзерләгән эше белән 2нче мәктәпнең рус әдәбияты укытучысы Валентина Кузнецова икенче урынны алды. Бу педагоглар диплом, сертификат, акчалата премияләрне Мәскәүдә мәгариф һәм фән министры урынбасары Наталья Третьяк кулыннан алдылар. Педагогларыбызны уңышлары белән тәбриклибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: