Зәй офыклары

Зәйдә 245 егет һәм кыз урта мәктәп тәмамлады (фотолар)

Зәйдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда район-шәһәр мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән тантана узды. Дулкынландыргыч һәм моңсу да бәйрәм булды ул. Укучылардан битәр әти-әниләр дулкынланды: әле кайчан гына аларның нәниләре тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән иде, инде кулларында - өлгергәнлек аттестаты. Аларны район башкарма комитеты...

Зәйдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда район-шәһәр мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән тантана узды. Дулкынландыргыч һәм моңсу да бәйрәм булды ул. Укучылардан битәр әти-әниләр дулкынланды: әле кайчан гына аларның нәниләре тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән иде, инде кулларында - өлгергәнлек аттестаты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов котлап, теләгән һөнәрләре буенча белем алып, тормышта үз юлларын табуларын теләде. Агымдагы елда Зәйдә 245 егет һәм кыз урта мәктәп тәмамлады. Алар арасында 23 медалист бар. Өч укучы БДИны аерым предметлардан 100 баллга тапшырды. Алтын медаль алучыларның күбесе - 2нче (6), авыллардан Кадер (2) мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: