Зәй офыклары

Зәйдә балигъ булмаганнар эшләре буенча эшләүче комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды

Зәйдә яшүсмерләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты. Бүгенге көндә Зәй районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә махсус исәптә тәртипләре начар булу һәм негатив гамәлләр буенча билгеләнгән 34 яшүсмер исәптә тора,...

Зәйдә яшүсмерләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты. Бүгенге көндә Зәй районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә махсус исәптә тәртипләре начар булу һәм негатив гамәлләр буенча билгеләнгән 34 яшүсмер исәптә тора, дип ассызыклады комиссия сәркатибе Альмира Галләмова. Ул районда алар һәм имин булмаган гаиләләр белән алып барыла торган эшләрне бәян итте. Районда агымдагы елда яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арткан. Үткән елның 11 аенда ул 11 җинаять буларак теркәлсә, быелга инде 15 кә җиткән. Бу хакта эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Федор Тимофеев хәбәр итте. Юлия Абдреева мондый күңелсез күренешләрне булдырмау өчен барлык профилактика субъектларының да аеруча тыгыз элемтәдә эшләве мөһим булуын ассызыклады, аеруча имин булмаган гаиләләр, тәртип бозучы балалар белән даими, бердәм эшләүне сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: