Зәй офыклары

Зәйдә - беренче сыйныфка баручылар бәйрәме

Тиздән, бик тиздән мәктәпләрдә яңа уку елы башлануын искәртеп, дәрескә дәшеп, беренче кыңгыраулар чыңлаячак. Тәүге мәртәбә белем йорты бусагасын атлап керүче беренчеләр өчен ул аеруча дулкынландыргыч. Быел районда 580 бала беренче сыйныфка укырга бара. Матур мәктәп формаларыннан, букчалар асып, беренче дәрескә килү көннәрен алар зарыгып көтә. Беренчеләр өчен оештырылучы, матур...

Тиздән, бик тиздән мәктәпләрдә яңа уку елы башлануын искәртеп, дәрескә дәшеп, беренче кыңгыраулар чыңлаячак. Тәүге мәртәбә белем йорты бусагасын атлап керүче беренчеләр өчен ул аеруча дулкынландыргыч. Быел районда 580 бала беренче сыйныфка укырга бара. Матур мәктәп формаларыннан, букчалар асып, беренче дәрескә килү көннәрен алар зарыгып көтә. Беренчеләр өчен оештырылучы, матур традициягә әйләнгән бәйрәмгә быел да нәниләр шат күңел белән җыелды. Беренчеләр бәйрәмен район җитәкчелеге, мәгариф идарәсе «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясенә йомгак ясап та тулыландырды. Гадәттәгечә, ул зурлап «Энергетик» Мәдәният сараенда билгеләп үтелде. - Быел беренче сыйныфка сабыйларның соңгы елларда күзәтелмәгәнчә күпләп килүе куандыра. Бу - ил, республика җитәкчелегенең демографик ситуацияне яхшырту буенча дөрес алып барылган сәясәте нәтиҗәсе. Балалар - безнең киләчәгебез, шуңа да алар сыйфатлы белем, яхшы тәрбия алсын өчен шәһәр-районда мәгариф учреждениеләре заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртелә, яңа биналар, спорт объектлары сафка баса. Тудырылган шартлардан сез балаларның максималь рәвештә файдалануы мөһим. Белемле, тәрбияле булыгыз, - диде Разиф Кәримов, балаларга мөрәҗәгать итеп. Ә беренче мәртәбә укучы формалары кигән балалар үзләрен инде чын мәгънәсендә зурлар итеп хис итте. Бер-берсе белән танышу, аралашу башланды. Тәүге укытучыларына, нәкъ җырдагыча, балалар теленнән чыңгылдап мең сорау сибелде. Балалар бакчаларында ук хәреф танырга өйрәнгән, берникадәр белем алып өлгергән кечкенәләр үзләре дә бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Алар бергәләп "Дөрес мәктәп" укытучы-геройлары белән берлектә Зебраны беренче сыйныфка алыргамы, юкмы икәнен сораулар ярдәмендә хәл итте, инде мәктәп укучылары булган абый-апалары катнашында төрле иҗат коллективлары чыгышын карады. Тантана барышында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясе кысаларында җыелган хәйрия ярдәме исәбенә алынган букчалар, мәктәп кирәк-яраклары шәһәребездә яшәүче күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 80 балага тапшырылды. Бу күңелле мизгелләрне балалар белән эре предприятие җитәкчеләре, зур ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр дә бүлеште. Тулы букчалар белән бергә балалар юлда йөрү куркынычсызлыгы буенча яктылык кайтаручы беләзекләр дә алдылар. Күркәм тамашалар белән аралашып барган бәйрәм ахырына якынлашты. Ә беренчеләрне белем йортлары көтә. Бу исә дөньяны яңача танып белү, кечкенә кеше тормышында үзенчәлекле борылыш дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: