Зәй офыклары

Зәйдә Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк турында катнашачак балаларга хәер-фатиха бирделәр

Зәйнең 7нче мәктәбендә фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңү яулаган, призлы урыннар алган укучылар, аларны белем ярышларына әзерләүче укытучылар белән район мәгариф идарәсе җитәкчелеге очрашып, 12 гыйнвардан Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабына хәер-фатиха бирделәр. - Без төрле фәнни бәйгеләрдә районыбыз мәгариф системасы данын яклаучы укучыларыбыз белән дә, педагогларыбыз белән дә горурланабыз....

Зәйнең 7нче мәктәбендә фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңү яулаган, призлы урыннар алган укучылар, аларны белем ярышларына әзерләүче укытучылар белән район мәгариф идарәсе җитәкчелеге очрашып, 12 гыйнвардан Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабына хәер-фатиха бирделәр.

- Без төрле фәнни бәйгеләрдә районыбыз мәгариф системасы данын яклаучы укучыларыбыз белән дә, педагогларыбыз белән дә горурланабыз. Узган уку елында төбәк олимпиадаларында безнең укучылар 23 җиңү һәм призлы урын яулады, шулар арасыннан өчесе Бөтенроссия олимпиадасы финалында уңышларга ирешеп сөендерде. Быел да без укучыларыбыздан зур җиңүләр көтәбез. Хәзерге вакытта астрономия һәм географиядән иң-иңнәребез Казанда имтихан тота, аларга да төрле фән буенча катнашырга җыенганнарга да уңышлар юлдаш булсын, - дип ассызыклады мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Прудыус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: