Зәй офыклары

Зәйдә Гүзәл Шәрәфиева «Педагогик дебют» бәйгесе җиңүчесе булды (Фоторепортаж)

Зәй районының яшь педагогларын быел да Яңа ел бәйрәме алдыннан үзенчәлекле бәйгедә сынадылар. «Педагогик дебют» дип аталган әлеге конкурс мәгариф идарәсе, яшь педагоглар советы тарафыннан инде җиденче елын оештырылып матур традициягә әйләнде. Бәйге гадәттәгечә ике этаптан торды. Анда катнашкан 10 яшь педагог иң башта ачык дәресләр күрсәтте, ә финал өлеше...

Зәй районының яшь педагогларын быел да Яңа ел бәйрәме алдыннан үзенчәлекле бәйгедә сынадылар. «Педагогик дебют» дип аталган әлеге конкурс мәгариф идарәсе, яшь педагоглар советы тарафыннан инде җиденче елын оештырылып матур традициягә әйләнде. Бәйге гадәттәгечә ике этаптан торды. Анда катнашкан 10 яшь педагог иң башта ачык дәресләр күрсәтте, ә финал өлеше бүген шәһәребезнең 3нче мәктәбендә иҗат бәйгесе төсен алды. Анда укытучылар үзләре хезмәт юлын башлаган мәктәпләрдә гамәлгә ашырырга алынган проектларын якладылар, эш нәтиҗәләрен бәян иттеләр, мастер-класслар күрсәттеләр, иҗади осталыклары буенча көч сынаштылар.Катнашучыларның иң күбесе, ягъни өчесе - Иске Зәй бистәсендә урнашкан 1нче мәктәптән иде. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Надежда Никонова белән Елена Наумова 1нче мәктәптә актив кулланылучы, укучыларның гәүдә тотышына уңай тәэсир итү алымнары өстендә эшләүләрен күрсәттеләр, ә рус теле укытучысы Галина Акатьева үз фәненең мөһимлегенә төшендерде. 6нчы мәктәптән ике яшь укытучы катнашты.Аларның берсе Лилия Галимова рәсем укытучысы, Руслан Мәһдиев инглиз теленнән белем бирә. Лилия бармакны буяуга манып бер минут эчендә портрет ясап шаккатырды, ә Руслан инглиз телен балаларга үзенчәлекле аңлату серләрен төшендерде, өетле яшь педагогның үзен-үзе тотышы да, белеем дәрәҗәсе дә сокландырды. 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Прохорова туган як тарихын өйрәнү буенча үз проектын тәкъдим итте. 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы Ирина Әхмәтшина, спорт белән шөгыльләнүгә кечкенәдән өстенлек бирү нәтиҗәләрен күрсәтте. 7 нче мәктәптән Алсу Мөхәмәтшина шулай ук, башлангыч сыйныфлар белән эшләүдә әкияти алымнарга өстенлек бирүне хуп күрүен, балалар белән бергәләп « Кар шәһәрчеге» ясавы аша дәлилләде. Татар гимназиясеннән Рөстәм Кәлимуллин тарих фәненә укучыларда кызыксыну уяту үзенчәлекләренә басым ясады, алар укучылар белән Кол Шәриф мәчете макетын булдыруга керешкәннәр. Авыл мәктәпләреннән бердән-бер катнашучы булган Түбән Биш белем йортының инглиз теле укытучысы Гүзәл Шәрәфиева исә үз укучылары катнашында «Сарык белән кәҗә» әкиятен инглизчәгә тәрҗемә итеп, мултьфильм әзерләве аша бер сокландырса, инглиз телендә матур итеп җырлавы, аш-су әзерләүдә осталыгы белән икенче кат шаккатырды. Мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова рәислегендәге жюри Гүзәл Шәрәфиеваны «Педагогик дебют-2015» җиңүчесе дип таныды. Гүзәлгә теплоходта круиз ясау мөмкинлеге бирүче сертификат тапшырылды. - Мин Түбән Биш мәктәбендә инглиз телен әле ел ярым гына укытам, шулай да бу һөнәрне үз итүемә инде шатмын. Балалар белән эшләү, аларга тел өйрәтү бик җиңелләрдән булмаса да, тырышып син биргәнне йотарга, отарга омтылуларын күреп, тагын да ныграк эшлисе килеп тора. Тел өйрәткәндә инглиз теленең татар теленә охшаш авазларын чагыштырып китереп аңлату балаларга шактый тиз аңларга этәргеч бирә, - ди Гүзәл. Бүгенге яшь педагог шәһәребезнең татар гимназиясен тәмамлап, Алабугада югары белем алган. - Гүзәл бик талантлы педагог. Ул бүгенге бәйгедә дә моны дәлилләде. Агымдагы уку елында республика мәгариф һәм фән министры Эңгел Фәттахов тарафыннан « Ел укытучысы» бәйгесендә яшь педагоглар өчен « Педагогик дебют» номинациясе дә кертелә. Без анда Зәй данын якларга Гүзәлне җибәрергә исәплибез, - ди яшь педагоглар советы рәисе Ильфир Габидуллин. Ә «Педагогик дебют-2015» район бәйгесенең призерлары дип Рөстәм Кәлимуллин белән Руслан Мәһдиев танылды. Аларга ял йортына юлламалар өчен сертификатлар тапшырылды. Бүләкләрне мәгариф идарәсенең профсоюз комитеты әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: