Зәй офыклары

Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң “Яшьлек” клубы ачылды

Быел "Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү" республика президент программасы гамщлгщ ашырыла башлады. Әлеге программага Зәйнең дә ике яшүсмерләр клубы керде. Алар - Энергетиклар урамының 11нче йортында урнашкан "Яшьлек" клубы, "Вираж" яшүсмерләр автомотоклубы. Автомотоклуб 400 мең сумлык төзекләндерү үткәрелде. Биредә картинг белән кызыксынучы яшүсмерләргә заманча уку залы булдырылды. Ә "Яшьлек" балалар-яшүсмерләр клубында...

Быел "Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү" республика президент программасы гамщлгщ ашырыла башлады. Әлеге программага Зәйнең дә ике яшүсмерләр клубы керде. Алар - Энергетиклар урамының 11нче йортында урнашкан "Яшьлек" клубы, "Вираж" яшүсмерләр автомотоклубы. Автомотоклуб 400 мең сумлык төзекләндерү үткәрелде. Биредә картинг белән кызыксынучы яшүсмерләргә заманча уку залы булдырылды. Ә "Яшьлек" балалар-яшүсмерләр клубында 600 мең сумлык күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Бүген биредә бөтен планлаштырылган эшләр төгәлләнеп, клуб тантаналы төстә ачылды. - "Яшьлек" балалар-яшүсмерләр клубы капиталь төзекләндерүдән соң бөтенләй яңача сулыш алды. Керү комплекслары, шөгыльләнү заллары уңайлы ителде, балаларга биредә өйрәнгәннәрен күрсәтү мөмкинлеге өчен сәхнә булдырылды. Төрле кул эшләре белән мавыгучыларга яңа җиһазлар кайтартылды. Моның өчен тагын өстәмә 150 мең сум бүленде. Әниләр йомшак утыргычларга утырып бәйләсә, нәниләр шарлар тутырылган коры бассейнда уйный ала, башка кызыклы уеннар белән мавыга. Ә яшүсмерләр мәктәптән соң биредә төрле түгәрәкләрдә кызыклы эшләргә, вокал, хореография серләренә төшенә, - ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова. Клуб белән яшь педагог Ләйсән Кулиева җитәкчелек итә. Алар оештыручы педагог Елена Куличкова белән "Яшь әниләр" түгәрәге, балалар арасында кул эшләре буенча төрле юнәлештәге түгәрәкләр оештыру планын төзегән. Моңа өстәп, "Макаринская дружина" дип исемләнгән үзенчәлекле эш юнәлешен алып барырга исәплиләр. Төп максат - социаль кыен хәлдәге гаилә балаларына үз сәләтләрен үстерү мөмкинлеге тудыру, аларга психологик ярдәм оештыру. Биредә үк "Грант" вокал студиясе дә урнашкан. Клуб һәр көнне иртәнге сәгать 10нан кичке 5кә кадәр эшли. Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке сәгать 6дан 8гә кадәр әниләр һәм яшүсмерләр өчен фитнес дәресләр оештырылачак. - Әниләр соравын исәпкә алып, без "Малышок" дип аталган тагын бер үзенчәлекле эшне башлап җибәрәбез. Бу ана кешегә яшь баласын берәр сәгатькә калдырып, үз эшләре белән мәшгуль булу, каядыр барып килү мөмкинлеге тудыру максатын күздә тота. Без исә нәниләрне уеннар белән мавыктырачакбыз, - ди Ләйсән Рамилевна. Клуб моңа кадәр дә үзенчәлекле эш юнәлеше алып барылу нәтиҗәсендә күп балаларны үзенә җәлеп иткән иде. Бирегә якын-тирә йортларда яшәүчеләр генә түгел, бистәдән дә киләләр, ди педагоглар. Яңарган клубка йөрүчеләрнең саны тагын да артуына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: