Зәй офыклары

Зәйдә "Күңелле стратлар" республика ярышларының төбәк этабы оештырылды

Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә "Күңелле стратлар" буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия Спартакиадасының төбәк этабы оештырылды. Биредә Алабуга, Мамадыш, Сарман, Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Зәйдән ярышларның муниципаль өлешендә җиңү яулаган командалар катнашты. -Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында әле "Күңелле Стратлар" ярышлары республикада беренче мәртәбә оештырыла. Без мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының кышкы...

Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә "Күңелле стратлар" буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия Спартакиадасының төбәк этабы оештырылды. Биредә Алабуга, Мамадыш, Сарман, Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Зәйдән ярышларның муниципаль өлешендә җиңү яулаган командалар катнашты. -Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында әле "Күңелле Стратлар" ярышлары республикада беренче мәртәбә оештырыла. Без мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының кышкы каникуллары файдалы үтсен өчен "Күңелле стратлар"ны нәкъ менә каникуллар чорында оештырырга карар иттек. Хәзерге вакытларда аерым районнарда төбәк ярышлары бара. Ә алты зонада җиңү яулаган командалар Казанда финал ярышларында очрашачак. Финалда да җиңү яулаучылар республика данын Россия күләмендә яклый, - ди республика мәгариф һәм фән министрлыгында әйдәп баручы киңәшче Жанна Соркина. Ә Зәйдә үтүче төбәк ярышында 5-6 сыйныф укучыларыннан торган ун кешелек командалар 8 төрле ярышларда көч сынашты. Мәсәлән, Актаныштан килгән Данияр Шәйхеразиев 1нче мәктәпнең иң-иң укучылары гына килде бүгенге ярышка ди. Зәй данын муниципаль турда беренче урын алган 4нче мәктәп командасы яклады. Физкультура укытучылары Юрий Краснов һәм Сергей Кузьмин белән балалар инде сентябрь башыннан ук максатчан шөгыльләнүләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: