Зәй офыклары

Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте

Һәр уку елы мәгариф хезмәткәрләренең үткән елга нәтиҗә ясап, яңасына бурычлар кую, белем бирү дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә максатлар билгеләү уңаеннан традицион август киңәшмәсе белән башланып китә. Бүген шәһәребезнең "Энергетик" Мәдәният сараенда август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Аның эшендә район башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә...

Һәр уку елы мәгариф хезмәткәрләренең үткән елга нәтиҗә ясап, яңасына бурычлар кую, белем бирү дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә максатлар билгеләү уңаеннан традицион август киңәшмәсе белән башланып китә. Бүген шәһәребезнең "Энергетик" Мәдәният сараенда август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Аның эшендә район башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү үсеше буенча бүлек башлыгы Роза Шаяхмәтова катнашты. Утырыш башланганчы мәдәният сарае каршындагы мәйданда районда игълан ителгән Хезмәт кешесе елы, Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган иҗади эшчәнлекне чагылдырган күргәзмә оештырылды. Анда мәктәп, балалар бакчалары коллективлары әзерләгән кул эшләре тәкъдим иттелде. Разиф Кәримов һәм кунаклар күргәзмәне карап, аеруча коррекция мәктәбендә укучыларның һәм "Урман әкияте" балалар бакчасының эшләрне өстен күрделәр. Әлеге белем һәм тәрбия учакларында тәрбияләнүчеләрне Белоруссиягә "Хатынь" мемориаль комплексына, тарихи урынына экскурсиягә алып бару мәсьәләсе кузгатылды. Аннан киңәшмә "Зәй муниципаль районында укыту сыйфатын кутәрүдә белем бирү системасының үсеш стратегиясе" темасы астында фикер алышулар, узган уку елы нәтиҗәләреннән чыгып, агымдагысына юнәлешләр билгеләү белән дәвам итте. Август киңәшмәсе турында тулырак язма "Зәй офыклары" газетасының чираттагы санында бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: