Зәй офыклары

Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең хисап утырышы узды (фотолар)

Зәйнең 7нче мәктәбендә бүген мәгариф хезмәткәрләренең үткән елга йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү буенча еллык киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, бүлек җитәкчеләре, педагоглар катнашты. Төп доклад белән чыгыш ясаган мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова районда мәгариф системасы үсешенә...

Зәйнең 7нче мәктәбендә бүген мәгариф хезмәткәрләренең үткән елга йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү буенча еллык киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, бүлек җитәкчеләре, педагоглар катнашты. Төп доклад белән чыгыш ясаган мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова районда мәгариф системасы үсешенә җитди игътибар бирелүен ассызыклады. - Районыбызда 13 мәктәптә капиталь һәм өлешчә төзекләндерү эшләре 9 миллион 700 мең сумлык башкарылды, 18 балалар бакчасына үткәрелгән төзекләндерү эшләре 6 миллион 600 мең сум белән исәпләнә. Республика бюджетыннан 1, 2 нче мәктәпләрдә 25 млн. сумлык төзекләндерү эшләре алып барылды, "Уңайлы мөхит" программасына тагын 3 мәктәп: 4нче, 9нчы мәктәпләр, татар гимназиясе кертелде. 140 урынлык " Тылсымлы әкият" балалар бакчасы калкып чыкты. Политехник колледжда яңа ресурс үзәге барлыкка килде. Хәзер без педагогларның төп максаты белемле, фән бәйгеләрендә тотрыклы төстә югары бәяләнерлек укучылар әзерләү. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында уздырылган алдан бәяләү имтиханнары кызганыч әле бик мактанырлык түгел. Белем бирү сыйфатын яхшыртыйк коллегалар, -диде ул аерым басым ясап. Район башлыгы Разиф Кәримов та быелгы Бөтенроссия фән бәйгеләре призерларының үткән елга карый азрак булуын искәртеп, һәрчак үсештә булырга чакырды. Ул район башлыгы Мактау грамоталарын 3нче мәктәпнең тарих, җәмгыять белеме укытучысы Габдулла Хәлиуллинга, сәнгать мәктәбе директор урынбасары Татьяна Шароновага, "Бөртеккәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Йолдыз Гайнановага, Югары Шепкә мәктәбе тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Раиф Тучинга, Түбәш Биш мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Мөхәмәтшинага тапшырды. Шулай ук бертөркем педагоглар башкарма комитет җитәкчесе һәм мәгариф идарәсе Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: