Зәй офыклары

Зәйдә “Мин – оста!” бәйгесе үтте

Зәйнең 7нче мәктәбендә "Мин - оста!" ("Я - мастер!") республика этабының муниципаль туры узды. Мәктәпләрдәге технология кабинетлары мөмкинлекләреннән файдаланып укучыларны кул эшләренә өйрәтү эшенә бәя бирү, иң осталарны билгеләү максатыннан оештырылучы бу чарага районыбызда соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Татарстанда эшче һөнәре буенча үткәреләчәк дөньякүләм фестиваль алдыннан бу -...

Зәйнең 7нче мәктәбендә "Мин - оста!" ("Я - мастер!") республика этабының муниципаль туры узды. Мәктәпләрдәге технология кабинетлары мөмкинлекләреннән файдаланып укучыларны кул эшләренә өйрәтү эшенә бәя бирү, иң осталарны билгеләү максатыннан оештырылучы бу чарага районыбызда соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Татарстанда эшче һөнәре буенча үткәреләчәк дөньякүләм фестиваль алдыннан бу - бигрәк тә актуаль. Бәйгедә 9-11 сыйныф укучыларыннан һәм бер педагогтан торган өч кешелек командалар катнашты. Башта технология буенча тест, аннан соң билгеле вакытка технологик биремне сыйфатлы үтәү каралды. Соңгысында малайлар агачтан эшләнүче сувенирның сызымы буенча эшләсәләр, кызлар выкройка ясап, тегү машинасында эшләделәр. Нәтиҗәдә И. Гәрәев (Түбән Биш мәктәбе), Д. Лопатина (7нче мәктәп) беренче урын алдылар. И. Нуриев (Югары Лоҗы) белән Р. Хәбибуллин (4) малайлар арасында икенче урынны бүлештеләр. Кызлардан икенче урында - Н. Алчина (1), П. Кузнецова (6), өченчедә - В. Мельников (3), А. Борһанова (татар гимназиясе). Җиңүчеләр район данын 6 - 10 апрельдә Казанда бәйгенең финалында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: