Зәй офыклары

Зәйдә мәктәпләрдә “Бердәм мәдәният дәресе” үтте

Бүген Зәйнең барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бердәм мәдәният дәресе" үткәрелде. Дәрес барышында башлангыч сыйныф укучылары Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылучы "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында махсус басмаларны алдылар. Педагоглар тарафыннан балаларга аларны әти-әниләре белән бергәләп тутыру, мәдәният учакларына бергәләп йөрү...

Бүген Зәйнең барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бердәм мәдәният дәресе" үткәрелде. Дәрес барышында башлангыч сыйныф укучылары Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылучы "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында махсус басмаларны алдылар. Педагоглар тарафыннан балаларга аларны әти-әниләре белән бергәләп тутыру, мәдәният учакларына бергәләп йөрү турында аңлатма бирелде. "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты баланы кече яшьтән рухи яктан бай, мәдәниятле, республикабыз тарихыннан хәбәрдар итеп тәрбияләүне күздә тота.

- "Укучының мәдәни көндәлеге" - узган ел беренче сыйныф укучылары арасында тормышка ашырылган махсус проектның дәвамы. Бу юлы көндәлекне үзләренең мәдәни тормышы турында беренчеләр генә түгел, барлык башлангыч сыйныфлар да алып барачак. Безнең белем йортында, мәсәлән, көндәлек 126 башлангыч сыйныф укучысына таратылды. Алар анда музей, мәдәният учакларына, китапханәләргә йөрүләре турында язып барачак, тарихыбыз, истәлекле урыннардан хәбәрдар булачак. Мәдәни тормыш турында күргәннәре белән балалар махсус сайтка теркәлеп, үз битен ачып үзара аралаша, фикер алыша, сайт аша тәкъдим ителүче конкурсларда катнаша ала. Проект бала өчен генә түгел, бөтен гаиләне мәдәниятле, югары зәвыклы итүне дә күздә тота. Шуңа да " Сайтның иң актив кулланучысы", " Иң яхшы мәдәни көндәлек", " Иң мәдәниятле ата-ана" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, - ди татар гимназиясендә "Бердәм мәдәни дәрес"не алып барган директор урынбасары Гөлназ Шәрифуллина.

Проектны гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре уңай гына булган. Узган ел Татарстанда 40 меңләп беренче сыйныф укучысы китапханәләргә даими йөргән, бер бала кимендә 7 тапкыр мәдәни йортында булган. Районыбызда да мәдәни көндәлек проекты буенча балаларның мәдәнияткә тартылуы сизелерлек активлашты, ди мәгариф идарәсе белгечләре.

Проект 1 сентябрьдән 15 майга кадәр гамәлдә. Ә " Укучының мәдәни көндәлеге" сайтында иң актив кулланучы балалар арасында беренче җиңүчеләр исә агымдагы елның 20 декабрендә билгеле булачак. Беренче этап җиңүчеләрен республика чыршы бәйрәменә чакыру көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: