Зәй офыклары

Зәйдә мәктәпне тәмамлаучы ике бала инша урынына изложение язачак

Чыгарылыш сыйныфлар өчен инша язу кире кайтарыла. 2 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы БДИга кертелү өчен йомгаклау иншасы язачак. Шуларның 188е - зәйле. Физик мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда йомгаклау изложениесен язуга 429 чыгарылыш сыйныф укучысы теркәлгән, алар арасыннан икесе...

Чыгарылыш сыйныфлар өчен инша язу кире кайтарыла. 2 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы БДИга кертелү өчен йомгаклау иншасы язачак. Шуларның 188е - зәйле. Физик мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда йомгаклау изложениесен язуга 429 чыгарылыш сыйныф укучысы теркәлгән, алар арасыннан икесе - Зәйдән. Әлеге балалар 6нчы һәм 1нче мәктәпләрдә белем ала, иҗат эше өчен уңайлы шартлар тудыру максатында аларга изложениене өйдә язу мөмкинлеге тудырыла. Ә инша язучылар иҗат эшләрен үзләре укый торган мәктәпләрдә яза, һәр мәктәптә имтихан барышын махсус комиссия тикшереп тора.

Укучыларга иҗат эше өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ул 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге каләм, шәхесне раслый торган документ, катнашучы өчен күрсәтмәләр, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алып керү рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк. Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан, үзләре алып килгән сүзлекләрдән файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларда язачак.

Иншаны шулай ук алдагы елларда мәктәпне тәмамлаганнар да яза ала. Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. "Незачет" булган очракта аны 2016 елның 3 февралендә һәм 6 маенда яңадан язып булачак.

Йомгаклау иншасының тематик юнәлешләре дип "Вакыт", "Йорт", "Мәхәббәт", "Юл" һәм "Әдәбият елы" билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: