Зәй офыклары

Зәйдә муниципаль совет белем һәм тәрбия бирүне үстерүгә өлеш кертәчәк

Зәй районында "Мәгариф" илкүләм проектын тормышка ашыру максатында муниципаль совет эшли башлады. Аның беренче утырышы яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең үтемле ысулларын барлау, кайсы яктан тиешле дәрәҗәдә игътибар җитмәү мәсьәләләрен ачыклауга багышланды. Районда балалар бакчаларында патриотик тәрбия эшчәнлеге алып барылу - "Шатлык" балалар бакчасы үрнәгендә, ә мәктәп яшендәгеләр белән эшләү...

Зәй районында "Мәгариф" илкүләм проектын тормышка ашыру максатында муниципаль совет эшли башлады. Аның беренче утырышы яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең үтемле ысулларын барлау, кайсы яктан тиешле дәрәҗәдә игътибар җитмәү мәсьәләләрен ачыклауга багышланды. Районда балалар бакчаларында патриотик тәрбия эшчәнлеге алып барылу - "Шатлык" балалар бакчасы үрнәгендә, ә мәктәп яшендәгеләр белән эшләү 7нче мәктәп мисалында каралды. Чыгыш ясаучы учреждение җитәкчеләре балаларга ике телдә белем бирү, гаилә кыйммәтләрен бала күңеленә сеңдерү, ирекле волонтерлар хәрәкәтләрендә, хәрби-физик әзерлек, патриотик рухтагы чараларда, эзтабарлар отрядларында һ.б. катнашучы балаларны үрнәк итеп куюларына басым ясадылар. Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова актив яшьләрнең үз артларыннан битарафрак булганнарны да ияртергә сәләтле булуларын, идарә каршында эшләп килүче 5 патриотик клубта нәтиҗәле шөгыльләнүләрен, безнең яшьләрнең патриотик тәрбия юнәлешендәге эшчәнлек буенча республикада өченче урында баруларын ассызыклады.

Фикер алышуларда чыгыш ясаган 2нче мәктәп директоры Тамара Биккинина патриотик тәрбияне балаларга чаралар аша гына түгел, Ватан, туган җир, туган телнең кадерле икәнен аңнарына сеңдерү кирәклеген әйтте.

- Без-педагогларга бакча яшеннән үк балага көн саен туган илебез, җиребездән дә мөһим урын юклыгын сеңдерү, үзара тату яшәгәндә генә бердәм, нык, илебезгә теш кайраучылардан көчле булуны тоярга өйрәтергә кирәк. Балалар кечкенәдән үк ике дәүләт телендә иркен аралашсын өчен бөтен мөмкинлекләрне куллану мөһим. Сәяси грамоталылыкны үстерү өчен һәр көн иртән илдә, дөньяда булган вакыйгалар турында бала күзаллавы, бала теле аша фикерләшүләр оештыру зарур, - дип басым ясады ул.

Мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова аның фикерен куәтләп, балаларның ата-аналары белән эшне алып баруны да активлаштырырга чакырды.

- Хәзер без тәрбияли торган балалар - әти-әниләре 1990 еллар шаукымында үскән буынныкылар. Аларга бүген патриотик тәрбия дигән төшенчәнең мәгънәсен аңлату, сабыйларына дөрес юнәлеш бирү юлларын күрсәтү кирәк. Бала белән беррәттән ата-аналар белән эшләүне дә һәрчак күз уңында тотыйк,- диде ул.

Утырышны алып барган район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев та балага патриотик тәрбияне көчләп тагу түгел, ә ул үзе кызыксынып үз иленең патриоты булырлык итеп тәрбияләү ысулларын куллану зарурлыгын ассызыклады.

- Бер актив булган бала белән эшләве җиңел, ә безнең максат - 100 процент баланы колачлап алу. Моның өчен һәр баланың нәрсә белән кызыксынуын аңлап, өйрәнеп шул яктан аңа тәэсир итү, аның күңел кылларын уяту кирәк. Патриотик хис кешенең күңелендә булырга тиеш, ә аның өчен бөртекле эш таләп ителә, - дип мөрәҗәгать итте ул мәгариф хезмәткәрләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: