Зәй офыклары

Зәйдә социаль-хәвефле төркем исемлегенә кертелгән гаиләләргә комплекслы психологик ярдәм оештыру турында сүз бара

Зәй районы опека һәм попечительлек бүлеге исәбендә агымдагы елның 1 мартына 126 бала тора. Шулардан 49ы - нарасыйларына тиешле тәрбия бирә алмаган өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балалары. Димәк, 50 проценты - ата-аналары исән була торып ятим исемен күтәрүчеләр. - Иң кызганычы, бу тенденция елдан-ел сакланып килә. 2014 елда исемлеккә...

Зәй районы опека һәм попечительлек бүлеге исәбендә агымдагы елның 1 мартына 126 бала тора. Шулардан 49ы - нарасыйларына тиешле тәрбия бирә алмаган өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балалары. Димәк, 50 проценты - ата-аналары исән була торып ятим исемен күтәрүчеләр.

- Иң кызганычы, бу тенденция елдан-ел сакланып килә. 2014 елда исемлеккә кертелгән 22 баланың 11е (әти-әниләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү сәбәпле) ата-анасы исән килеш ятим булса, 2015 елда 18 баланың 8е шундый ятим. Агымдагы елда да 4 баланың 2се ата-анасы тәрбия кыла алмаган өчен безнең күзәтүгә алынды. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүнең нигезенә төшеп карасак, анда төп проблема алкоголизмга кайтып кала. Эчкече ата-ана баласын тәрбияли алмый. Мондый әти-әниләр - нигездә 30-35 яшьтәгеләр. Бер караганда инде акыл утырткан, балалар кадерен белеп кенә яшәргә тиеш кешеләр кебек, әмма алкоголизм авыруы аларның психикасын боза, - ди опека һәмм попечительлек бүлеге башлыгы Светлана Филюшина.

Шуңа да районда мондый гаиләләргә комплекслы психологик ярдәм оештыру мөһимлеген ассызыклый белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: