Зәй офыклары

Зәйдә “Талантлар ярминкәсе” узды

Зәйдә соңгы елларда "Талантлар ярминкәсе" дип исемләнгән иҗат берләшмәләре фестивале оештыру традициягә керде. Шундый фестиваль бу ялда Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында оештырылды: аның бер ягында - сәнгать мәктәбе, иҗат йорты, ә икенче ягында "Барс", "Яшьлек", "Зәй", "Чаңгычы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре эшчәнлекләре хакында сөйләнде, аларда эшләүче түгәрәкләр, секцияләр, иҗат берләшмәләренә...

Зәйдә соңгы елларда "Талантлар ярминкәсе" дип исемләнгән иҗат берләшмәләре фестивале оештыру традициягә керде. Шундый фестиваль бу ялда Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында оештырылды: аның бер ягында - сәнгать мәктәбе, иҗат йорты, ә икенче ягында "Барс", "Яшьлек", "Зәй", "Чаңгычы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре эшчәнлекләре хакында сөйләнде, аларда эшләүче түгәрәкләр, секцияләр, иҗат берләшмәләренә язылу мөмкинлеге булды. Спорт мәктәпләре күренекле спортчылар, аларның уңышлары турында бәян итте. Сәнгать мәктәбе, иҗат йорты хезмәткәрләре дә малай-кызларны җәлеп итәрлек шөгыльләр буенча мастер-класслар күрсәтте. Кыскасы, фестивальдә һәркем күңеленә хуш килердәй шөгыль тапмый калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: