Зәй офыклары

Зәйдә тормыш иминлеге нигезләре укытучылары ярышты

Зәйнең 4нче мәктәбендә "Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда район мәктәпләреннән әлеге дәресне иң нәтиҗәле алып баручы 6 педагог катнашты. Педагогик осталыкны, талантлы, югары оештыру сәләтенә, сыйфатлы белем бирүгә омтылган укытучыларны стимуллаштыру максатында оештырылучы бу бәйге өч бүлектән торды. Анда гадәттән тыш...

Зәйнең 4нче мәктәбендә "Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда район мәктәпләреннән әлеге дәресне иң нәтиҗәле алып баручы 6 педагог катнашты. Педагогик осталыкны, талантлы, югары оештыру сәләтенә, сыйфатлы белем бирүгә омтылган укытучыларны стимуллаштыру максатында оештырылучы бу бәйге өч бүлектән торды. Анда гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне саклау, куркынычсызлыкны тәэмин итү, дәүләт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү, хәрби әзерлек буенча укучыларны тормышка әзерләү дәрәҗәсе каралды. Укытучылар ачык дәресләр бирде, физик әзерлек, кагыйдәләрне белүдә сыналды. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны - 6нчы мәктәп педагогы Александр Ширяев, икенче урынны - татар гимназиясеннән Рамил Фаршатов, өченче урынны Түбән Биштән Ирек Загариев һәм Югары Шепкәдән Раиф Тучин алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: