Зәй офыклары

Зәйдә укучыларның “Тукай укулары” конференциясе үтте

Кичә Зәйнең 6нчы мәктәбендә алтынчы ел рәттән укучыларның "Тукай укулары" дип исемләнгән төбәк фәнни-гамәли конференциясе үтте. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Батырлык мәңгелек" темасы астында узды. Конференциядә II-ХI сыйныф укучылары өч секциягә бүленеп иҗади эшләрен яклады. - Башка еллардан аермалы буларак, быелгы конференциядә күрше-тирә район-шәһәрләрдән катнашучылар...

Кичә Зәйнең 6нчы мәктәбендә алтынчы ел рәттән укучыларның "Тукай укулары" дип исемләнгән төбәк фәнни-гамәли конференциясе үтте. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Батырлык мәңгелек" темасы астында узды. Конференциядә II-ХI сыйныф укучылары өч секциягә бүленеп иҗади эшләрен яклады.

- Башка еллардан аермалы буларак, быелгы конференциядә күрше-тирә район-шәһәрләрдән катнашучылар күп булды. Әлмәт, Мөслим, Яр Чаллы, Тәтеш, Алексеевск, Лениногорск, хәтта Ижау шәһәреннән дә электрон юл белән иҗат эшләрен җибәреп, катнашырга теләк белдерделәр. Барлыгы 74 эш каралып, 61е икенче турга сайлап алынды. Балалар нигездә үзләренең ерак бабалары турында белешеп, аларның сугыш чорында үткән юлларын өйрәнгәннәр, зур фәнни эш башкарганнар, аларның барысы да игътибарга лаек, - ди 6нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәүзилә Мәрданшина.

Ә иҗади эшләрне бәяләү өчен жюри әгъзалары итеп Казан Федераль университетының Алабуга институты педагог-галимнәре чакырылды.

- Укучыга мәктәптә үк фәнни эшләр башкартып, үз-үзен сынап карау мөмкинлеге бирү бик яхшы. Димәк, бу яшь кешегә алдан ук кайсы өлкә якын икәнлеген тәгаенләргә мөмкинлек бирә. Ә конференцияләрдә катнашып, активлык күрсәткән укучыга югары уку йортында да, соңрак фән өлкәсен сайларга уйлаганнарга да, җиңелрәк булачак, - ди доцент Гомәр Давытов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: