Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә “Якты коңгыз” балалар бакчасы капиталь төзекләндерүдән соң ишекләрен ачты

“Балалар - безнең киләчәгебез, без бүген аларга үсү, белем-тәрбия бирү, чыныгу, мавыгу өчен уңай шартлар тудырып, аларның алга таба якты киләчәк тудыруларына җирлек әзерлибез”, - диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Зәйдә капиталь төзекләндерү башкарылган “Якты коңгыз” балалар бакчасын ачу тантанасында.

“Мәгариф объектларын капиталь төзекләндерү” республика программасы буенча яңартылган балалар бакчасы, чыннан да, тышкы яктан ук күзгә күренеп матурланды, игътибарны әллә кайдан җәлеп итеп тора.

1970 елда Энергетиклар урамында файдалануга тапшырылган бакча инде күптәннән төзекләндерү таләп итә иде. Биредә 2021 елда эчке эшләр башкарылды, җылылык, инженер челтәре, канализация системалары, сантехника яңартылды, өлешчә түбә алыштырылды. Азык әзерләү һәм кер юу бүлекләрендә вентиляция системасы, бакчага керү өлешләре төзекләндерелде. Моның өчен республикадан - 12,5 миллионнан артык, район бюджетыннан 23 миллион сумга якын финанслар тотылды.

Ә быел исә бакчада фасадны яңарту, уен верандалары, яктырткычлар, ишегалдында асфальт салу, төзекләндерү эшләре башкарылды. Аңа республикадан 14,5 миллион сумга якын средстволар бүленде.
 

Бакча белән егерме еллык педагогик стажы булган Ирина Гришина җитәкчелек итә.
 

- Без сабыйларыбыз өчен тудырылган заманча, уңайлы шартларда аларга башлангыч белем һәм тәрбия бирүгә әзер, - диде ул.

 

Энҗе Әгъләмова фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев