Зәй офыклары

Зәйдә “Яшел ут-2016” республика бәйгесенең муниципаль туры үтте (Фоторепортаж)

Зәйдә балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү, юлларда балалар травматизмына юл куймау максатында үткәрелүче "Яшел ут-2016" республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда балалар бакчаларыннан 17 тәрбияче-педагог катнашты. Алар "Аленка" һәм "Күкчәчәк" балалар бакчаларында көч сынашты. - Бакча яшендәге балалар арасында юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү районда югары дәрәҗәдә куелган. Моңа дәлил буларак,...

Зәйдә балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү, юлларда балалар травматизмына юл куймау максатында үткәрелүче "Яшел ут-2016" республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда балалар бакчаларыннан 17 тәрбияче-педагог катнашты. Алар "Аленка" һәм "Күкчәчәк" балалар бакчаларында көч сынашты.


- Бакча яшендәге балалар арасында юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү районда югары дәрәҗәдә куелган. Моңа дәлил буларак, "Яшел ут" республика бәйгесендә безнең район бакча коллективлары, аерым педагоглар берничә тапкыр призлы урыннар алуга иреште инде. Быел да педагогларның әзерлеге яхшы. Араларыннан "Күкчәчәк" балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Лукинаны аерып атар идем. Аның юк куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү буенча тәҗрибәсе дә зур. Юл йөрү кагыйдәләре буенча тест-имтихан тапшырганда бер хата да җибәрмәде, тизлеге дә яхшы булды, балалар белән үткәргән дәресен дә югары бәяләдек, - ди конкурсны оештыручыларның берсе -республиканың юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча фән һәм мәгариф программаларын финанслаучы дирекциянең Зәй филиалы җитәкчесе Вадим Иванов.

Әлеге бәйге ике елга бер мәртәбә оештырыла. Быел 5 мартта Алабугада узачак республика этабына районнан ике тәрбияче-педагог сайлап алына. Аның берсе -шәһәр, икенчесе авыл балалар бакчаларыннан булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: