Зәй офыклары

Зәйдән өч яшь кеше Россия Президенты премиясе ала

Иртәгә Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, "Мәгариф" үстерелешле проекты кысаларында талантлы яшьләрне бүләкләү тантанасы үтә. Быел Татарстаннан, Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатлары буларак, 177 кеше котлау ала. Биш номинация буенча бүләкләнүчеләр арасында узган уку елында Бөтенроссия фән олимпиадалары финалында призлы урыннар алган безнең район укучы-укытучылары да бар. Алар...

Иртәгә Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, "Мәгариф" үстерелешле проекты кысаларында талантлы яшьләрне бүләкләү тантанасы үтә. Быел Татарстаннан, Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатлары буларак, 177 кеше котлау ала. Биш номинация буенча бүләкләнүчеләр арасында узган уку елында Бөтенроссия фән олимпиадалары финалында призлы урыннар алган безнең район укучы-укытучылары да бар. Алар - Константин Җәлилов укытучысы Энзилә Нигъмәтҗанова белән Мария Савельева укытучысы Алексей Ревин, Лев Лукьянов укытучысы Любовь Долгова белән. Константин шәһәрнең 6нчы мәктәбендә XI сыйныфта укый. Ә 4нче мәктәпне тәмамлаган Мария һәм 7нче мәктәпне тәмамлаган Лев инде югары уку йортлары студентлары. Халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңү яулаганнар - федераль бюджеттан 60 мең сум, Бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм төбәк олимпиадалары җиңүчеләре 30 мең сум премиягә ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: