Зәй офыклары

Зәйнең 4нче мәктәбендә балаларга “юл әлифбасын” өйрәтәләр

Зәй шәһәренең 4нче мәктәбендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма комитетының "Комсомол" беренчел бүлеге (аның сәркатибе әлеге мәктәпнең укытучысы Раушания Сәхәпова) "Җәяүле әлифбасы" дип аталган чара уздырды. V сыйныф укучылары "юл билгесе" пазлын җыйдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викториналарда катнаштылар, командалар капитаннары күзләрен бәйләгән килеш автомобиль рәсеме төшерделәр...

Зәй шәһәренең 4нче мәктәбендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма комитетының "Комсомол" беренчел бүлеге (аның сәркатибе әлеге мәктәпнең укытучысы Раушания Сәхәпова) "Җәяүле әлифбасы" дип аталган чара уздырды. V сыйныф укучылары "юл билгесе" пазлын җыйдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викториналарда катнаштылар, командалар капитаннары күзләрен бәйләгән килеш автомобиль рәсеме төшерделәр һ.б. ярышлар үткәрелде.

Әлеге чараның максаты - балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен уен формасында ныгыту, юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәрсәгә китергәне турында аңлатма бирү, юлларда сак булуны, игътибарлыкны тәрбияләү.

Соңынннан чарада катнашучыларга партиянең җирлеге бүлегеннән Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: