Зәй офыклары

Зәйнең 4нче мәктәбендә «Эзләнүләр һәм уңышлар офыгы» дип исемләнгән конференциянең тугызынчысы үтте

Бүген Зәйнең 4нче мәктәбендә «Эзләнүләр һәм уңышлар офыгы» дип исемләнгән, укучыларның IX фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Зәй шәһәре, Бухарай, Ал. Бистәсе, Бигеш, Аксар авыллары мәктәпләреннән һәм шулай ук Лаеш, Сарман районнары гомумбелем бирү йортларыннан 50 дән артык укучы фәнни эшләрен мәртәбәле жюри игътибарына тәкъдим итте. Укучылар проект эшләре темалары буенча...

Бүген Зәйнең 4нче мәктәбендә «Эзләнүләр һәм уңышлар офыгы» дип исемләнгән, укучыларның IX фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Зәй шәһәре, Бухарай, Ал. Бистәсе, Бигеш, Аксар авыллары мәктәпләреннән һәм шулай ук Лаеш, Сарман районнары гомумбелем бирү йортларыннан 50 дән артык укучы фәнни эшләрен мәртәбәле жюри игътибарына тәкъдим итте. Укучылар проект эшләре темалары буенча экология, валеология, математика, татар филологиясе, рус филологиясе, биология, туган якны өйрәнү тарихы һә җәмгыять белеме буенча секцияләргә бүленеп эшләде. Мәртәбәле жюри составында районның тәҗрибәле белгечләреннән тыш икътисад, идарә, хокук буенча югары уку йорты галимнәре Джано Джомаа, Олег Агапов та бар иде. Конференция барышында педагоглар өчен мастер класслар һәм Сингапур мәгариф системасы буенча белеем бирү темасына семинар да оештырылды. Җиңүчеләр, катнашучы укучылар турында без тулырак «Зәй офыклары» газетасында сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: