Зәй офыклары

Зәйнең 6нчы мәктәбендә чыгарылышлар өчен үзенчәлекле чыршы бәйрәме үтте (Фоторепортаж)

Зәйнең 6нчы мәктәбендә быел унберенчене тәмамлаучылар өчен туган мәктәпләрендә соңгы чыршы бәйрәме үзенчәлекле шоу итеп оештырылды. Бәйрәм чарасында район башлыгы Разиф Кәримов һәм "СМП-Нефтегаз"ААҖ генераль директоры Олег Шабалин да катнашты. Әлеге оешма 6нчы мәктәпне төзекләндерүгә соңгы ун ел эчендә 80 млн. сумлык средстволар бүлгән предприятие. -Ә соңгы тапкыр "СМП-Нефтегаз" ярдәме...

Зәйнең 6нчы мәктәбендә быел унберенчене тәмамлаучылар өчен туган мәктәпләрендә соңгы чыршы бәйрәме үзенчәлекле шоу итеп оештырылды. Бәйрәм чарасында район башлыгы Разиф Кәримов һәм "СМП-Нефтегаз"ААҖ генераль директоры Олег Шабалин да катнашты. Әлеге оешма 6нчы мәктәпне төзекләндерүгә соңгы ун ел эчендә 80 млн. сумлык средстволар бүлгән предприятие. -Ә соңгы тапкыр "СМП-Нефтегаз" ярдәме белән мәктәбебездә керү юлы төзекләндерелде һәм мәктәп җиһазлары урнаштырылды. Без бу оешмага һәм депутатыбыз Фоат Комаровка чиксез рәхмәтле, - ди мәктәп директоры Зәбирә Бариева. Ә район башлыгы Разиф Кәримов алга таба да белем алу өчен һәр мәгариф учреждениесендә уңай шартлар тудыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылачагын белдерде, унберенчеләргә туган мәктәпләренә һәрчак юлны онытмаска киңәш итте. - Быел без район күләмендә бердәм чыгарылыш кичәсе үткәрергә җыенабыз, ул укучылар күңелендә мәңге матур хатирә булып сакланырлык булырга тиеш, -диде һәм барлык унберенчеләргә Кыш бабай бүләге таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: