Зәй офыклары

Зәйнең “Аленка” бакчасы нәниләре “Варислар-2015” фестиваленә әзерләнә (фоторепортаж)

Зәй "Энергетик" Мәдәният сарае бу ялларда "Наследники-Варислар-2015" дип исемләнгән балалар фольклор коллективларының VII район фестивален үткәрергә җыена. Районыбызда яшәүче халыкларның милли - мәдәни мирасын яшь буынга сеңдерүне, балаларда тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә ихтирам-хөрмәт, югары зәвык тәрбияләүне, талантлы балаларга юл күрсәтүне күз уңында тотып оештырылучы әлеге фестиваль быел, Россиядә игълан ителгән Әдәбият, республикабыздагы...

Зәй "Энергетик" Мәдәният сарае бу ялларда "Наследники-Варислар-2015" дип исемләнгән балалар фольклор коллективларының VII район фестивален үткәрергә җыена. Районыбызда яшәүче халыкларның милли - мәдәни мирасын яшь буынга сеңдерүне, балаларда тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә ихтирам-хөрмәт, югары зәвык тәрбияләүне, талантлы балаларга юл күрсәтүне күз уңында тотып оештырылучы әлеге фестиваль быел, Россиядә игълан ителгән Әдәбият, республикабыздагы Парклар, скверлар, районыбыздагы Хезмәт кешесе елына багышланып, киң теманы колачлый. Аңа бигрәк тә балалар бакчаларының иҗат төркемнәре ныклап әзерләнә. Араларыннан "Аленка" бакчасындагы балалар фольклорына аерым тукталып үтәсе килә. Алар фестивальдә татар халкының борынгыдан килгән милли йоласы - "Каз өмәсе" күренешен чагылдырачак, бу безнең халыкның хезмәт белән дус-тату яшәвен гәүдәләндерә.

"Аленка"да тәрбияләнүче күпчелек рус телле балаларның саф татар телендә сөйләшеп, җырлар башкарып, милли биюләрне кертеп әзерләгән "Каз өмәсе" күренеше, чыннан да, соңланырлык. Мәктәпкә әзерлек һәм чыгарылыш төркемнәренә йөрүче балалар татар теле буенча педагог Алия Җамалетдинова, музыка җитәкчесе Елена Храмова кул астында элекке вакытларда авылларда йорттан-йортка йөреп каз йолкып, уен-көлке белән узган өмәләрне заманча шартларда чагылдырдылар. Театрлаштырылган тамашаны әзерләүгә бакчаның бөтен коллективы җәлеп ителгән, берәүләр казларны йомшак уенчык формасында тегү белән шөгыльләнсә, балта остасы Василий Тычков агач көянтәләр ясаган, тәрбиячеләр балалар белән бергә хезмәт сәгатьләрендә аларны милли орнаментлар төшереп буяган.

- Балаларның әти-әниләре дә "Каз өмәсе" күренешенә декорация әзерләү өчен чиккән сөлгеләр, кырларын челтәрләп эшләгән тәрәзә пәрдәләре, каз мамыклары, каурыйлар алып килделәр. Бердәм тотынгач, рус телле балаларга татар телендә текстларны ятлату, аңлату да авыр булмады, хәзер сабыйлар үзләрен чын сәхнә артистларыдай хис итәләр, - дип елмая, быел гына "Аленка"да эшли башлаган Алия Мисхәтовна.

Мәсәлән, 6 яшьлек Азалия Алешова татарча текстларны кызыксынып өйрәнүен әйтә, ул "Каз өмәсе"ннән дә азмы-күпме хәбәрдар икән, авылга әбиләренә кайткач, аның өлкәннәрнең каз мамыгы йолку күренешләрен күргәне булган. Ә Вадим Колошев башта кайбер сүзләрне әйтергә авыр булса да, соңрак тәрбиячеләр ярдәме белән кайсы сүзнең нәрсәне аңлатуын белгәч, күңелле булуын әйтә. Артем Черешов гаиләсендә исә һәр сүзне рус, татар, инглиз телләрендә кабатлап өйрәнү алымын кулланалар икән.

"Каз өмәсе"ндә исә әби - Алия Җамалетдинова һәм бабай-тәрбияче Ирина Сәхаповага башта кызлар каз йолкырга килә, ә кызлар янына җыелган егетләр җыр-бию, милли уеннарны башлап җибәрә. Шул рәвешле балалар, беренчедән, телне өйрәнсә, икенчедән, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне күңеленә сеңдерә. Педагоглар мондый күренешләрне кечкенә балалар белән әзерләүнең зур тәрбияви мәгънәгә ия булуын әйтәләр. Инвалидлар декадасы уңаеннан аленкалылар "Каз өмәсе"н күршеләре "Тату гаилә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дә күрсәтергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: