Зәй офыклары

Зәйнең татар гимназиясендә милләтара дуслык тәрбияләү буенча семинар үтте

Зәйнең татар гимназиясендә "Яшь буында милләтара дуслык тәрбияләү" дигән темага семинар узды. Анда районның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, социаль педагоглар һәм педагог-оештыручылар катнашты. Семинар темасы гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәфисә Гатиятуллина, VI сыйныф җитәкчесе Виктория Малахова чыгышлары аша ачылды. Виктория Малахова үз сыйныфында төрле милләт балаларын туплау...

Зәйнең татар гимназиясендә "Яшь буында милләтара дуслык тәрбияләү" дигән темага семинар узды. Анда районның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, социаль педагоглар һәм педагог-оештыручылар катнашты. Семинар темасы гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәфисә Гатиятуллина, VI сыйныф җитәкчесе Виктория Малахова чыгышлары аша ачылды. Виктория Малахова үз сыйныфында төрле милләт балаларын туплау һәм алар белән кызыклы чаралар үткәрүе турында тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарда гимназиядә дәрестән соң тәрбия эшенең оештырылуы күзәтелде. Укытучылар, түгәрәк җитәкчеләре тарафыннан ачык эшчәнлекләр күрсәтелде, килгән кунакларга мастер-класс үткәрелде. Ул тәрбия эшен оештыру буенча тәҗрибә уртаклашу белән йомгакланды. Иртәгә мондый темага сөйләшүләр татар телчеләре белән үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: