Зәй офыклары

Зәйнең “Уймак кыз” балалар бакчасында кышкы сәламәтлек атнасы (Фоторепортаж)

Зәйнең "Уймак кыз" балалар бакчасында бу атнада кышкы сәламәтлек атнасы дип исемләнгән үзенчәлекле акция бара. Ул балалар белән төрле спорт чаралары оештырудан тыш, төркемнәрдә әлеге темага дәресләр, балаларның үзләре турында кызыклы видеоязмалар карау белән аралашып бара. Бүген чираттагы шундый дәресне "Кыңгырау чәчәк" төркеменә йөрүче балалар белән тәрбиячеләр Ирина Дубина, Валентина...

Зәйнең "Уймак кыз" балалар бакчасында бу атнада кышкы сәламәтлек атнасы дип исемләнгән үзенчәлекле акция бара. Ул балалар белән төрле спорт чаралары оештырудан тыш, төркемнәрдә әлеге темага дәресләр, балаларның үзләре турында кызыклы видеоязмалар карау белән аралашып бара. Бүген чираттагы шундый дәресне "Кыңгырау чәчәк" төркеменә йөрүче балалар белән тәрбиячеләр Ирина Дубина, Валентина Попкова һәм физкультура укытучысы Карина Куприянова үткәрделәр. Әлеге төркемгә йөрүче балалар арасында шәһәрнең төрле спорт учреждениеләрендә оештырылган махсус түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр дә берничә икән. Мәсәлән, Дарина Волкова - фигуралы шуу, Арсений Густов - чаңгы, Матвей Овсенников белән Әмирхан Йосыповлар хоккей түгәрәкләрен үз иткән. Дәрес барышында аларның әти-әниләре спорт белән мавыгуларын төшергән фильмнарны карады балалар. Тәрбияче-педагог тагын кемнәр менә шулай спорт белән шөгыльләнергә тели дигәч, балалар бердәм төстә кул күтәрделәр, инде чын-чынлап спортчылар булып килүче яшьтәшләренә сокланып караган күзләр очкынланып янды.

- Быел - районыбызда Спорт һәм сәламәт яшәү елы. Шул уңайдан без ел башыннан балалар, әти-әниләр арасында стандарт булмаган спорт белән шөгыльләнү җиһазлары ясауга бәйге игълан иттек. Кул астында булган әйберләрдән өстәл теннисы өчен кирәк булган, төрле спорт уеннарында файдаланырлык башка җиһазлар ясап китерүчеләр шактый булды. Әле бәйгебез дәвам итә, без аларга нәтиҗәне соңрак ясыйбыз. Бу җиһазлар киләчәктә физкультура дәресләрендә дә кулланылачак. Ә кышкы сәламәтлек атналыгы исә төрле спорт уеннары үткәрү, балаларга үз яшьтәшләре шөгыльләнгән мавыгулар турында сөйләүдән гыйбәрәт. Без шул рәвешле сабыйларны, аларның гаиләләрен шәһәребездә булдырылган төрле спорт учреждениеләренә тарту пропагандасын алып бару максатын да куйдык. Спортның сәламәт яшәү чыганагы булуы беребезгә дә сер түгел. Мәсәлән, менә безнең бакчадагы әлеге "Кыңгырау чәчәк" төркеменә йөрүче сабыйлар, аларның гаиләләре спортны аеруча үз итәләр, алар "Россия чаңгы юллары" акциясендә дә, төрле башка спорт чараларында да актив катнашалар. Нәтиҗәсе дә күренә, бу төркемдә авыручылар юк дәрәҗәсендә, - ди бакча мөдире Клара Габидуллина.

Алай гына да түгел, балалары "Уймак кыз"ның әлеге төркеменә йөрүче гаиләләр - Волковлар һәм Густовлар тиздән Алабугада республикакүләмендә узачак "Мәктәпкәчә яшьтәгеләр спартакиадасы-2016" бәйгесендә гаиләләре белән район данын якларга җыена.

- Безнең гаиләләр спортны, актив тормыш алып баруны ярата. Шуңа да бу бәйгедә бик теләп катнашырга ризалаштык. Үзебезнең үрнәктә кечкенә балаларыбызны да сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтәбез, - ди ГРЭС хезмәткәре Мария Густова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: