Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе, узган еллардагы бай тәҗрибәгә таянып, заманча инновацион укыту-тәрбия алымнары кулланып, яңа уку елына максатлар билгеләү, планнар кору чарасы булып тора. 21 августта узган быелгы киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашып, район педагогларының эшчәнлеге, укыту-тәрбия процессының куелышы, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге белән...
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе, узган еллардагы бай тәҗрибәгә таянып, заманча инновацион укыту-тәрбия алымнары кулланып, яңа уку елына максатлар билгеләү, планнар кору чарасы булып тора. 21 августта узган быелгы киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашып, район педагогларының эшчәнлеге, укыту-тәрбия процессының куелышы, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге белән танышты, республика мәгарифенә куелучы бурычларны бәян итте.
Министр һәм район башлыгын Татьяна Воропаеваны "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда балалар иҗат йорты, шәһәр мәктәпләре, бакчаларның иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр театрлаштырылган тамаша белән каршы алды. Анда «Мөстәкыйль балалар» проектында катнашучылар эшчәнлеге дә, укучыларның мәдәният-сәнгать өлкәсендәге уңышлары да чагылыш тапты. Зәйнең 360 еллык юбилее белән бәйле рәвештә укучыларның шәһәр тарихын өйрәнүләре зур китап буларак эшләнде. Альберт Гыйльметдинов укучыларның эзләнүе нәтиҗәсендә кызыклы фактлар белән баетылган җирле тарих китабын югары бәяләде. Мәдәният сараеның икенче катында оештырылган "Мәгариф өлкәсендә уңышка ирешү юлы" күргәзмәсе кунакларда аеруча кызыксыну уятты. Анда дәресләрдән соң мәктәптә, бакчада, өстәмә белем бирү үзәгендәге эшчәнлек тәкъдим ителде. Мәсәлән, 6нчы мәктәп укучылары яшь укытучы кул астында әйләнә-тирә мохитнең экологик чисталыгын тикшерү белән шөгыльләнә. Алар күргәзмәдә су, һаваның ни дәрәҗәдә нормага туры килүен лаборатор тәҗрибә аша күрсәттеләр. Мәктәп тирәсендә үткәрелгән тикшеренү эшләре нәтиҗәләре компьютер экраннарына чыгарылды. Альберт Гыйльметдинов бу кызыклы эшчәнлекне алга таба да дәвам итәргә кирәклеген әйтте. "Монда бала зур кызыксыну белән ихтыярсыз физика, химия, биология, математика һ.б. фәннәрдән белемнәрен ныгыта. Без республика күләмендә игълан иткән "Дәрестән соң - мәктәп" проекты да нәкъ менә укучыларның сәләтен, күнекмәләрен үстерү өчен уйлап табылды," - диде ул. Шулай ук 6нчы мәктәптә районда беренчеләрдән булып укучыларның физик үсешен билгеләүче "Армис" аппараты булдырылудан да министр канәгать калды. Югары Баграж, Иске Маврин мәктәпләренең үз участокларында үстерелгән мул уңышлары күрсәтелде, ә Чыбыклы мәктәбе шифалы үләннәрдән ясалган "Яшел аптека"сын тәкъдим итте. Политехник колледж, балалар иҗат йорты исә күптөрле кызыклы түгәрәкләр турында сөйләде. "Якты коңгыз" балалар бакчасында нәниләрне татар теленә өйрәтү проекты эшләнүе күрсәтелде. Башка мәктәпләр дә үзләренең кызыклы эш юнәлешләрен тәкъдим итте. Август киңәшмәсенең "Гомуми һәм өстәмә белем бирү интеграциясенең бала шәхесен һәрьяклап тәрбияләүдә чагылышы" дип аталган пленар утырышын Татьяна Воропаева ачты. Ул чыгышында соңгы елларда ил, аеруча республика җитәкчелеге тарафыннан уку-укыту, тәрбия эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырылуга, укытучыларны сыйфатлы белем бирүгә этәрүче кызыксындыру чаралары кулланылуга сөенүен белдерде.
- Киләчәкнең нинди булуы педагогларга нык бәйле.Чөнки шәхес тәрбияләүдә, гаиләдән кала, мәктәп икенче урынны алып тора. Моны аңлап эш итүче сәләтле педагогларның районда күп булуы куандыра. Әмма ветеран укытучыларга алмашка килергә әзер яшьләрнең бармак белән генә санарлык булуы борчуга сала. Ә яшьләр безгә бик кирәк, чөнки заман алга барган саен технологияләр дә катлаулана, яшь белгечләргә аларны үзләштерү күпкә җиңел. Мәгълүм булганча, яңа уку елыннан беренче сыйныфтан башлап, дини культура һәм югары этика нигезләре керә башлый. Бу дәресләрне укытырга алынучы педагоглардан мин аеруча сизгерлек белән эшләүләрен сорар идем. Балаларга динара, милләтара мөнәсәбәтләрдә дустанә яшәүне сеңдерү мөһим, - диде район башлыгы. Мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова чыгышында районда талантлы балалар белән эшләүгә басым ясады. Бу уңайдан ул мәктәп укучыларының Кече академиясендә төрле фәннәрне тирәнтен үзләштерү мөмкинлеге булу, кызыксындыру чарасы буларак район башлыгы һәм Ринат Фәрдиев исемендәге грантларга тукталып, һәр мәгариф учреждениесендә кызыклы түгәрәкләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген бәян итте, Россия, республика күләмендәге махсус программа, бәйгеләрдә укытучыларның, укучыларның актив катнашуын ассызыклады. Узган ел безнең 73 педагог "Иң яхшы укытучы" исеменә лаек булды, 6 яшь педагог "Безнең яңа укытучы" грантын алды, диде ул. Уку-укыту, тәрбия эшендә уңай шартлар тудыруга килгәндә, муниципаль программаларның да нәтиҗәлелеге билгеләнде. Кече яшьтән үк гражданин шәхесен тәрбияләү, бакчаларны төзекләндерү - моның ачык мисалы. Бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестацияләре нәтиҗәләре дә киңәшмәдә аерым бәян ителде. Районда математика, рус теле буенча белем дәрәҗәсе күрсәткечләре республиканыкыннан бераз югары булса да, физика, химия, аеруча инглиз теленнән күрсәткечләрнең түбән булуына министр борчылуын белдереп, яңа уку елында бу җитешсезлекне бетерергә кирәклеген әйтте. Фикер алышуларда катнашкан Розалия Галимова (2нче мәктәп) сыйфатлы белем бирү перспективалары, проблемаларга тукталды, Ирина Суворова (3нче мәктәп) башлангыч сыйныфларда дәүләт белем стандартлары кертүдә район күләмендәге "Салават күпере" программасының уңай нәтиҗәсен бәян итте, Зөлфия Нәбиуллина (татар гимназиясе) белем һәм тәрбия бирүдә милли кыйммәтләргә таяну, Роза Габбасова ("Якты коңгыз" бакчасы) сабыйларны кечкенәдән төрле һөнәрләр турында хәбәрдар итү мөһимлегенә басым ясады. Ирина Боровинских (коррекция мәктәбе) физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәптә уңай шартларның тиешле дәрәҗәдә булмавын, министрдан бу мәсьәләне хәл итүдә, ягъни капиталь төзекләндерү программасына керүдә ярдәм итүен сорады. Рамил Галимов (Аксар мәктәбе) укучыларга профильле белем бирүдә үз мәктәпләрендә аграр юнәлешнең уңышлы алып барылуы белән уртаклашты. "Баланы хезмәт белән тәрбияләү аңа үзе үстергән уңышның тәмлерәк булуын аңларга ярдәм итә. Шул ук вакытта укучы туфрак, үсемлекләрнең үзенчәлекләрен дә өйрәнә," - диде ул. Аның фикерен Альберт Гыйльметдинов та хуплады һәм киләчәктә һәр мәктәп территориясендә үзенчәлекле ландшафт дизайны булдырып яки төрле аграр юнәлештәге мәктәп яны участоклары эшчәнлеген җәелдерергә кирәклеген ассызыклап, быелгы уку елында республикада төп игътибар "Дәрестән соң - мәктәп" программасын тормышка ашыруга юнәлтелүгә тукталды.
- Безнең күпчелек мәктәпләрдә көндезге сәгать икедән соң тормыш бөтенләй тынып кала. Хезмәт белән тәрбияләү, укучыларны фәнни-тикшеренү, эшмәкәрлек эшчәнлегенә тарту - әлеге проектның максатлары шундый. Бу очракта мәктәпнең бик бай инфраструктурасын төштән соң файдаланырга мөмкинлек туа. "Дәрестән соң - мәктәп" проекты кысаларында һәр мәктәп үзенең традицияләре һәм эш юнәлешен исәпкә алып, үз проектын тәкъдим итә ала. Шулай да төп игътибар техник иҗатка бирелә. Әлеге проектта мәктәпнең үзеннән башка, һөнәри белем бирүче уку йорты һәм икътисадның бер тармагындагы партнеры булырга тиеш, - диде ул. Министр Мамадыш районында мондый проектларның тормышка ашырылуын һәм балаларның 22 миллион сум акча эшләп, әбәтләрен тәэмин итүен әйтте. Республикада "Дәрестән соң - мәктәп" проекты кысаларында бәйге игълан ителеп, анда катнашырга теләк белдерүчеләрдән 266 гариза кабул ителгән. Шулар арасыннан иң яхшы 101 проект сайлап алынган. Министр мондый мөмкинлекне зәйлеләргә дә кулдан ычкындырмаска киңәш итте, конференциядә тәкъдим ителгән күргәзмә эшләренең өметле булуын билгеләде. Пленар утырыштан соң узган уку елында аеруча нәтиҗәле эшләгән педагоглар тәбрикләнде. Альберт Гыйльметдинов «Россия Федерациясенең мактаулы гомумбелем бирү хезмәткәре» исемен алган татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Шакирҗановага күкрәк билгесе тапшырды. 8 мәгариф хезмәткәре - министр кулыннан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары, 4 кеше "Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесе, 9ы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталарын алды. Район башлыгы Мактау грамотасына 10 педагог лаек булды. Ә 16 кешегә төрле номинацияләрдә район башлыгы гранты алу турында сертификатлар тапшырылды. Шулай ук бер төркем педагоглар башкарма комитет, мәгариф идарәсе Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Соңыннан министр капиталь төзекләндерү үткәрелгән 4нче, 6нчы һәм 7нче мәктәпләрне карады, укучыларның Кече академиясендә каникулларын файдалы үткәрүче талантлы балалар белән аралашты, "Кояшкай" балалар бакчасында спонсорлар ярдәме белән алып барылучы төзекләндерү эшләре белән танышты. Гомумән, ул райондагы белем бирү системасы өчен тудырылучы уңай шартлардан канәгать калды, сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүдә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев