Мәдәният һәм сәнгать

Хезмәттә дә, сәхнәдә дә сынатмыйлар

Авылларда «Кулга-кул тотынышып» дип исемләнгән бәйрәмнәр дәвам итә. Кадер авылында да ул шушы җирнең тарихы, тырыш кешеләренә багышланып, бик җылы үтте. Матур табигатьле Зичә елгасы буена урнашкан Кадер авылы - бай тарихлы, республикага, илгә күренекле шәхесләр, талант ияләре биргән төбәк. Кадергә нигезне Кадермәт исемле кеше салган дип исәпләнә. Авылның исеме...

Авылларда «Кулга-кул тотынышып» дип исемләнгән бәйрәмнәр дәвам итә. Кадер авылында да ул шушы җирнең тарихы, тырыш кешеләренә багышланып, бик җылы үтте.

Матур табигатьле Зичә елгасы буена урнашкан Кадер авылы - бай тарихлы, республикага, илгә күренекле шәхесләр, талант ияләре биргән төбәк. Кадергә нигезне Кадермәт исемле кеше салган дип исәпләнә. Авылның исеме дә нәкъ менә шушы кеше белән бәйле. XVIII гасыр башында ул мәчет, мәдрәсә, су тегермәне булган зур гына салага әверелә. Халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә дә биредә, ата-бабалары һөнәренә тугры калып, иген үстерү, мал-туар асрауга өстенлек бирелә.

Авыл бәйрәменә килгән кунакларга мәдәният йорты фойесында халыкның элекке һәм бүгенге көнкүрешен чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә тәкъдим ителде.

Төп бәйрәм кичәсе аксакалларны хөрмәтләүдән башланды. Авыл җирлеге башлыгы Римма Зайцева Хәсән Шәймәрданов, Фаит Сәитов, Әхәт Мөхәммәтҗановларны сәхнә түренә чакырып, аларның яшьләр кебек актив, үтемле киңәшләре белән ярдәм итеп торулары турында әйтте. Моңа җавап итеп Хәсән абый моңлы җырын сузды, Фаит абый аңа кушылып гармунын сыздырды. Һәр авыл, һәр төбәк менә шундый талантлы кешеләре белән горурланып яши. Ә Кадер Татарстанга гына түгел, илгә билгеле шәхесләр бирүе белән дә горурлана ала. Алар - Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, педагогика фәннәре докторы Рафис Шәймәрданов, атаклы математик Фәнил Таймасов. Туган җиренә кендеге белән береккән алыштыргысыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә җитәрлек биредә. "Якты йолдыз" колхозы рәисе булып эшләгән Харис Әхмәтҗанов, "Зәй" агрофирмасының "Ялкын" бүлекчәсе рәисе Иван Комаров - әнә шундыйлардан. Иван Николаевичка бу көннәрдә 60 яшь тулды, аңа Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде. Бәйрәмдә алдынгы механизатор, шофер, терлекчеләр, сыер савучылар хөрмәтләнде. Гаиләләре белән авыл хуҗалыгында хезмәт куючы Закировлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, үрнәк гаиләләр, укытучылар сәхнә түренә чакырып тәбрикләнде. Һәр котлау үзешчән сәнгать осталары концерты белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хезмәттә дә, сәхнәдә дә сынатмыйлар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать