Милли мәдәният елы кысаларында авыл бәйрәм-нәре анда яшәүчеләрнең йола-гадәтләрен барлап уза. Иске Мавринда да бу бәйрәм җанлы, оешкан төстә үтте. Мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә нинди генә кул эшләре урын алмаган иде?! Авылда кул эшләре осталары шактый икән. Иске Мавринның тарихы тирәндә. XVII-XVIII гасырда Түбән Новгород губернасында помещик гаиләсендә Мавра исемле...
Милли мәдәният елы кысаларында авыл бәйрәм-нәре анда яшәүчеләрнең йола-гадәтләрен барлап уза. Иске Мавринда да бу бәйрәм җанлы, оешкан төстә үтте.
Мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә нинди генә кул эшләре урын алмаган иде?! Авылда кул эшләре осталары шактый икән.
Иске Мавринның тарихы тирәндә. XVII-XVIII гасырда Түбән Новгород губернасында помещик гаиләсендә Мавра исемле кыз үсә. Ул крепостной крестьян егетенә гашыйк була. Әти-әнисе аның егеткә булган мәхәббәтен ничек тә сүндерергә тырыша. Тик юкка, сөйгәне белән Мавра һөнәрчеләрне дә үзләре белән алып, ерак җиргә барып урнашалар. Шул рәвешле, Маврин авылына нигез салына. 1769 елларда Маврин ныклы авылларның берсе була.
Иске Маврин җирлеге бүгенге көндә перспективага эшли. Җирлек нефть предприятиеләре урнашкан территориядә булуы һәм биредә яшәүчеләрнең нефть тармагында эшләве белән бәйле. Бу авылларда 400дән артык кеше яши. Мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, клуб бар. Биредә рус, татар, керәшен халкы дус-тату яши.
Бәйрәмне җирлек башлыгы Тамара Михайлова ачты. Авыл халкына район Советы аппарат җитәкчесе Клара Габидуллинаның әйтер сүзе күп булды, ул алга таба да шулай йола-гадәтләрне саклап, дус-тату яшәргә чакырды. Бәйрәмдә авыл өлкәннәре, хезмәт алдынгылары, бергә озын-озак гомер итүче парларның урыны түрдән булды. Тамашачылар өлкәннәр - Анна Антонова, Анна Макарова, Николай Афанасьев, Николай Безруков, Александр Макаров һ.б.ларга хөрмәтләрен көчле алкышлар белән күрсәтте. Алар биредә туып-үскән, хезмәт куйган. Кичәдә Киляченковлар династиясенә киңрәк тукталдылар. Анна Киляченкова - күп еллар сыер савучы, гаилә башлыгы Алексей механизатор булып эшли. Әлеге династиядән Антонида Киляченкова 40 ел сыер савучы булып эшләп, 5 бала тәрбияләп үстергән.
Авыл тигез үрнәк гомер итүче парлары белән дә матур. Сәхнә түренә алтын туйларын билгеләп үтүче Елизавета белән Николай Безруковлар, Клавдия белән Алексей Прохоровлар, Валентина белән Николай Афанасьевлар, Валентина белән Александр Макаровлар, чирек гасыр бергә гомер итүче Рәмзия белән Федор Федоровлар чакырылып, бүләкләнде.
Бәйрәмдә яңа туган балалары булган Екатерина һәм Николай Горбуновлар, күп балалы Фәрхиҗамал Трегубова, Рәфинә һәм Игорь Аполлоновлар да игътибардан читтә калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев