Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда эшләүче "Мальвина" курчак театры 10 еллык юбилеен яңа әкият-тамаша белән билгеләп үтте. Әминә Зарипова җитәкләгән әлеге үзенчәлекле театр инде дистә ел дәвамында балаларга хезмәт итә. Шушы чорда театр күп кенә спектакль сәхнәләштерде. Аның кырыктан артык курчак - марионеткалары гына бар. Күпчелек курчакларны режиссер Әминә Зарипова үзе...
Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда эшләүче "Мальвина" курчак театры 10 еллык юбилеен яңа әкият-тамаша белән билгеләп үтте. Әминә Зарипова җитәкләгән әлеге үзенчәлекле театр инде дистә ел дәвамында балаларга хезмәт итә. Шушы чорда театр күп кенә спектакль сәхнәләштерде.
Аның кырыктан артык курчак - марионеткалары гына бар. Күпчелек курчакларны режиссер Әминә Зарипова үзе ясый. Театр мәдәният сарайлары, авыл клубларыннан тыш, мәктәпләр, балалар бакчалары, шәһәр-районда үткәрелүче күптөрле мәдәни чараларда чыгыш ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев