Мәдәният һәм сәнгать

КВН командалары – Зәй сәхнәсендә (фотолар)

"Энергетик" Мәдәният сараенда урта һөнәри белем бирү уку йортлары командалары арасында оештырылучы "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" бәйгесенең республика төбәк ярышлары үтте. Әлеге бәйгегә жюри безнең төбәктән иң яхшы дип табылган 6 команданы сайлап алган иде. Алар Зәй, Чистай - политехник, Баулы, Алексеевский - аграр, Бөгелмәнең төзелеш-техник һәм аграр колледжлары. Үзләрен...

"Энергетик" Мәдәният сараенда урта һөнәри белем бирү уку йортлары командалары арасында оештырылучы "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" бәйгесенең республика төбәк ярышлары үтте.

Әлеге бәйгегә жюри безнең төбәктән иң яхшы дип табылган 6 команданы сайлап алган иде. Алар Зәй, Чистай - политехник, Баулы, Алексеевский - аграр, Бөгелмәнең төзелеш-техник һәм аграр колледжлары. Үзләрен тәкъдим итү, жюри әгъзалары сорауларына җавап бирү, музыкаль, театраль номерларны башкаруда безнең политехник колледж егетләре командасы югары әзерлекле булуларын, җавапларга тапкыр җавап бирә белүләрен күрсәтте.

- Әлбәттә, республика күләмендә башка уку йортлары белән ярышырга алыну зур җаваплык сорый. Элегрәк мәктәп КВН командаларында чыгыш ясап чыныгу алу монда безгә югалып калырга ирек бирми. Теләгебез үзебезнең колледж командасын республика күләмендә таныту, - ди команда капитаны Николай Пукаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> КВН командалары – Зәй сәхнәсендә (фотолар)
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать