Мәдәният һәм сәнгать

Шөгыль – җанга дәва

Күпләр лаеклы ялга чыкканнан соң яраткан шөгыле белән мавыгу турында хыяллана. Балалар үскән инде, хуҗалыкта эш әллә ни күпме вакытны алмый, ә күңел... Күңел ниндидер моңарчы күрелмәгән, кызыклы мавыгуларга тартыла. Ә күпләр яшь вакыттагы шөгыльләрен дәвам итә. Әгәр дә яшь пенсионерның яраткан шөгыле юк икән - нишләргә? Аңа нәрсә белән...

Күпләр лаеклы ялга чыкканнан соң яраткан шөгыле белән мавыгу турында хыяллана. Балалар үскән инде, хуҗалыкта эш әллә ни күпме вакытны алмый, ә күңел... Күңел ниндидер моңарчы күрелмәгән, кызыклы мавыгуларга тартыла. Ә күпләр яшь вакыттагы шөгыльләрен дәвам итә.

Әгәр дә яшь пенсионерның яраткан шөгыле юк икән - нишләргә? Аңа нәрсә белән мавыгырга? Монда инде үзеңнең физик һәм рухи мөмкинлекләреңә карыйсың. Иң заманча шөгыльләрнең берсе - интернет. Пенсионерлар арасында иң яраткан, популяр мавыгулардан бакчада эшләү тора. Күпләргә бакчада саф һавада эшләү бик ошый, алар теләп участокта яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәләр. Бакчачылык белән гөмбә, җиләк, дару үләннәре җыю тыгыз бәйләнгән. Иң активлар һәм кызыксынучаннар сәяхәткә чыга. Хатын-кызлар өчен яраткан шөгыльләрнең берсе - кул эшләре белән мавыгу.

Безнең социаль-тернәк-ләндерү үзәгендә бик күп иҗади кешеләр була. Алар арасында искиткеч матур салфеткалар бәйләүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева, йомырка кабыгыннан картиналар иҗат итүче, чәчәкләр белән мавыгучы Лариса Окутина бар. Ә менә Талия Хәкимуллина (рәсемдә) эшләнмәләрен чын конфетлардан ясый, шуңа күрә алардан шоколад исе килә. Бу осталарның бай фантазияләренә исең китә.

Шөгыльләр күптөрле булырга мөмкин, бары тик организмга көч китермәс һәм стресслар булдырмас өчен үзеңнең теләгеңне һәм мөмкинлегеңне исәпкә алырга кирәк. Исегездә тотыгыз - пенсия ул картлыкка юллама түгел. Пенсия яше - ул бай тормыш тәҗрибәсе, үз-үзеңне танып белү, тормыш кыйммәтләрен бәяләү генә.

Әлфия Ханнанова, «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Шөгыль – җанга дәва
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәдәният һәм сәнгать