Зәйнең Мирный бистәсе паркында балалар өчен конкурс оештырылды
Балалар ясаган рәсемнәр бер могҗиза ясап, матур бизәкләргә әйләнде.
9 августта Мирный бистәсе паркында шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Тормыш – ул хәрәкәт " дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде.
Балачакта кем генә йорт диварларында, асфальтта рәсем ясамады микән?!
Асфальтта рәсем ясау - ул күңелле шөгыль генә түгел, бу - баланың иҗаты да, әйләнә-тирә дөньяны танып белүе дә.
Шуңа күрә ул балаларга зур ләззәт бирә.
Фотолар Мирный мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев