Мәгариф һәм тәрбия

“Алтынчәч”тә – кунакта

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында 4нче мәктәпнең III «а» сыйныфының татар төркеме укучылары "Алтынчәч" балалар бакчасында кунакта булды. Биредә балаларны бакча мөдире Ләйлә Мостафина һәм физик тәрбия җитәкчесе Лариса Мөхетдинова якты йөз белән каршы алды. Бакчаның музыка залында безне төрле милләт киемнәреннән зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре Рания...

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында 4нче мәктәпнең III «а» сыйныфының татар төркеме укучылары "Алтынчәч" балалар бакчасында кунакта булды. Биредә балаларны бакча мөдире Ләйлә Мостафина һәм физик тәрбия җитәкчесе Лариса Мөхетдинова якты йөз белән каршы алды. Бакчаның музыка залында безне төрле милләт киемнәреннән зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре Рания Уразайкина, музыка җитәкчесе Лилия Гыйлаева көтеп тора иде. Кичәне Лариса Васильевна ачып, балаларны һәм кунакларны Җир бәйрәме белән котлады. Җир бәйрәме көннең төн белән тигезләшкән вакыты буларак билгеләп үтелә һәм ул табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатын күздә тота. Җир - безнең йорт, аны саклау - безнең бурыч. Һәркем моны белергә һәм онытмаска тиеш.

Балалар Җир шары рәсеме ясап, үзләренең исемнәрен язганнар. Бу аларның җир йөзендә барлык кешеләр, милләтләрнең үзара дус-тату яшәвен күрсәтүе булды. "Алтынчәч" бакчасына да төрле милләт балалары йөри һәм алар бербөтен булып тәрбияләнә. Кунакка килгән укучылар да үз исемнәрен язып, аларның фикерләре белән килешүләрен белдерделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар үзләренең осталыкларын күрсәтте: төрле телләрдә кунакларны сәламләп, җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде. Аларга җавап итеп, мәктәбебез укучылары үз шөгыльләре белән таныштырды. Илназ Гыйлаев, Альбина Уразайкина, Илназ Хафизов һәм Алия Бикташева шушы бакчага йөргәннәр. Алар өчен дә очрашу икеләтә бәйрәм булды.

Лариса Васильевна укучыларны музей белән дә таныштырды. Андагы экспонатлар халкыбызның гореф-гадәтләре, тарихи үткәнен чагылдыра. Ул балаларда туган җиребезгә, туган телебезгә хөрмәт, кызыксыну һәм горурлык хисләре тәрбияләүдә мөһим роль уйный, диде тәрбияче. Бәйрәмнең иң хәтердә калган мизгеле - дуслык, тынычлык символы - күгәрчен тапшыру булды. Бу балалар бакчасы белән мәктәпнең бердәмлеген, дуслыгын гәүдәләндерде. Очрашу "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

В. Мөхәммәтшина,

укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Алтынчәч”тә – кунакта
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия