Мәгариф һәм тәрбия

Бай традицияләрне саклап

Бигеш мәктәбе - районда иң өлкән мәгариф учакларының берсе. Тамырлары тирәндә аның. 1892 елда мәчет каршындагы мәдрәсәдә махсус укыту программасы нигезендә белем бирелә башлый. Мәгърифәт учагы үзгәрешләр кичереп, бүгенге көнгә килеп җитә. Бигештә мәгърифәт эше башлануга 120 ел. Мәктәп республикага Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов, Казан дәүләт университеты профессоры,...

Бигеш мәктәбе - районда иң өлкән мәгариф учакларының берсе. Тамырлары тирәндә аның. 1892 елда мәчет каршындагы мәдрәсәдә махсус укыту программасы нигезендә белем бирелә башлый. Мәгърифәт учагы үзгәрешләр кичереп, бүгенге көнгә килеп җитә. Бигештә мәгърифәт эше башлануга 120 ел.

Мәктәп республикага Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов, Казан дәүләт университеты профессоры, Татарстан Республикасы мәгариф министры булып эшләгән Равил Низамов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, академик Илшат Гайсин, юридик фәннәр кандидаты Раиф Биктаһиров, математика фәннәре докторы Мансур Гыйльмуллин, тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин һ.б.ларны бирде.

Мансур Хәсәновның Бигеш мәгърифәт учагының үткәне тирәндә булуын дәлилләүдә өлеше зур. Мәктәптә якташыбызга багышланган аерым музей ачылачак. Аның турында материаллар, фотосурәтләр җыела, хәтер-хатирәләр туплана.

Мәктәптә туган як тарихын өйрәнү музее - бай һәм күпкырлы: биредә Бигеш мәктәбе тарихына караган материаллар аеруча күп. Мәктәп директорлары һәм укытучылары, коллектив фотосурәтләренә карап, шул чорга кайтасың. Кичәге укучылар - бүген төрле җаваплы урыннарда абруй казанган белгечләр, тәҗрибәле эшчеләр. Болар Бигештә үз эшенең осталары булган, тәҗрибәле укытучыларның белем һәм тәрбия бирүе турында сөйли. Биредә музейны "аяклы энциклопедия", тарих укытучысы Рәүф Насыйбуллин җитәкләде, хәзер лаеклы ялда булса да, ул аны тулыландыруны дәвам итә.

Бүгенге көндә мәктәптә 60 укучы белем ала. Урта мәктәп булып эшләгән чордан биредә 2428 укучы өлгергәнлек аттестаты алды. Укытучылар коллективы тотрыклы, тату. Мәктәп белән тәҗрибәле педагог Азат Камилов җитәкчелек итә. Биредә 16 укытучы эшли, шуларның 14е - югары белемле. Белем һәм тәрбия бирү процессында мәктәп үз концепциясен булдырды. Укытучылар коллективы туган якның тарихи мирасына һәм халык педагогикасының алдынгы традицияләренә нигезләнеп, милли һәм кешелеклелек сыйфатларына ия булган, әхлакый һәм физик яктан сәламәт шәхес тәрбияләүгә йөз тота. Педагоглар район конкурсларында уңышлы чыгыш ясый. 2010 елда башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Әсхәдуллина "Портфолио" район конкурсында II урын алды. Фәридә Маликова "Ел укытучысы - 2011" конкурсында - дипломга, Азат Камилов "Белем бирү учреждениесендә житәкче-лидер" конкурсында район башлыгы грантына ия булды.

Заман үз таләпләрен куя, ә укытучыга аның белән бергә атлау зарур. "Электрон белем бирү" системасына күчү сәбәпле, һәр педагог компьютерда эшли белергә тиеш. Коллектив талантлы укучыларны ачарга һәм үстерергә тырыша, моның өчен мөмкинлекләр бар, матди-техник база нык. Укучылар район фән олимпиадаларында призлы урыннар ала. Шамил Шагиев ике ел рәттән тарих буенча республика олимпиадаларында катнашты. "Снейл" үзәге оештырган "Инглиз теле атналыгы" дистанцион Россия конкурсында VIII сыйныф укучылары командасы җиңүче булды. Башлангыч сыйныф укучылары исә әлеге үзәк оештырган рус теле олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алды. Россиякүләм интернет-портал конкурсында II-IV сыйныф укучылары Мактау грамотасы белән бүләкләнде. "Химия - безнең тормыш, безнең киләчәк" район иншалар конкурсында XI сыйныф укучысы Алия Мөхәсимова - I, VIII сыйныф укучысы Язилә Хәсәнова II урын алды. Мәктәптә "Яшь каләм тибрәтүчеләр" түгәрәгенә йөрүче Шамил Ханнанов Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан оештырылган республика конкурсында, үз шигырен укып, II урын яулады. Зөлфия Камилова 2010 елда Чаллыда химия буенча төбәк фәнни конференциясендә уңышлы чыгыш ясады. VIII сыйныф укучысы Гүзәл Салихова өч ел рәттән районда шигырь укучылар конкурсында призлы урыннар ала. "Мирас" вокаль һәм хореографик ансамбленә Бигеш мәктәбеннән күп укучы йөри. Ансамбльгә йөргән өч кыз музыка колледждында укуларын дәвам итә. Өлкән сыйныф укучылары рус теле, математика, физика, химия фәннәреннән өстәмә белемне Кече фәннәр академиясендә ала. Мәктәп спорт һәм физкультура өлкәсендә "Сәламәтлеккә ярдәм итүче" көмеш дәрәҗәле Дипломга ия. Физик тәрбия укытучысы Габденур Кашапов көрәш түгәрәге алып бара. Бил алышучылар өчен биредә заманча җиһазлар, кирәк-ярак җитәрлек. Агымдагы елда да Ринат Фәрдиев истәлегенә узган ачык турнирда Ислам Насыйбуллин I урын алды. Укучыларны җәмәгать эшләренә тарту максатында мәктәп җитәкчелеге үз премиясен булдырды. Һәр елны биредә май аенда традицион "Балкыш" фестивале уза. Анда алдынгы укучылар, уңышлы эшләгән укытучылар, үрнәк гаиләләргә акчалата бүләкләр тапшырыла. Шул рәвешле, Бигеш мәктәбе укыту-тәрбия өлкәсендә туплаган традицияләрне саклап, бай тәҗрибәне уңышлы кулланып, киләчәккә йөз тотып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бай традицияләрне саклап
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия