Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Новости

Әхмәт авылында яшәүче Фатыйма әби Латыйповага 90 яшь тулды

Өлкән яшьтәге ветераннарны өйләренә барып юбилейлары белән котлау күркәм гадәткә әверелде. Юбилярлар белән очрашу вакытында төрле язмышлар, гыйбрәтле хәлләр, моңа кадәр беркайда да ишетелмәгән зур батырлыклар ачыла.

Зәй районы Әхмәт авылында яшәүче Фатыйма  Фәрхетдин кызы Латыйповага 1 гыйнварда 90 яшь тулды. Фатыйма әби сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Аны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Нифатов, автоклуб хезмәткәрләре, якыннары котлады.  

Юбиляр кунакларны сөенеп каршы алды, изге теләкләр теләп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев