Зәй офыклары

2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән айлык акчалата һәм башка төр түләүләр күләме

Хезмәт ветераннары, "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены, "Фидакарь хезмәте өчен" Татарстан Республикасы медале, "Ана даны" медале, "Өч миллиард тонна Татарстан нефте табылуны билгеләп үтү" медале, Татарстан Республикасы почетлы исеме һәм Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләргә - 361; 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда 6...

Хезмәт ветераннары, "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены, "Фидакарь хезмәте өчен" Татарстан Республикасы медале, "Ана даны" медале, "Өч миллиард тонна Татарстан нефте табылуны билгеләп үтү" медале, Татарстан Республикасы почетлы исеме һәм Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләргә - 361;

1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда 6 айдан да ким эшләмәгән затлар, СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләгән чорны кертмичә; Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен СССР орден-медальләре белән бүләкләнүчеләр, реабилитацияләнгән гражданнар - 539,0;

сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылучы гражданнар - 451,0;

ятим балалар, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калып, опекага алынган һәм гаиләләргә тәрбиягә бирелгән балаларга: мәктәпкәчә яшьтәгеләргә - 6454,0, мәктәп яшендәгеләр өчен - 7444,0.

Юл йөрүгә субсидия:

ятим балалар, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм мәктәпләрдә укучы шушы ук категория балаларга; мәктәптә, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы, уку йортын тәмамлаганчы, әмма 18 яшьтән дә югары булмаган, ишле гаилә балаларына - 218,0;

6 яшькә кадәрле ишле гаилә баласына дару препаратлары сатып алуга субсидия - 96,0.

Ай саен түләнә торган пособиеләр:

- 16 яшькә кадәрле аз тәэмин ителгән гаилә баласына (мәктәптә уку чорына, әмма 18 яшьтән дә артмаган) - 237,0;

- әнисе ялгызы тәрбияләүче балага - 630,0;

- әти-әнисе алимент түләүдән баш тарткан яисә Россия Федерациясе законы белән каралган башка очракларда алиментны эзләп алу мөмкин булмаган балага - 356,0;

- чакыру буенча сержант, старшина, солдат һәм матрос сыйфатында хәрби хезмәт үтүчеләрнең, шулай ук әтисе контракт төзегәнче хәрби уку йортында укучыларның баласына - 356,0;

- "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" һәм "Россия Федерациясендә дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү турында" Федераль Законнар нигезендә пенсия алучы пенсионерларга айлык акчалата түләү - 361,0;

- мәктәпләрдә, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларга туклану өчен субсидия - 5,5 сум (көн саен).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: