Зәй офыклары

«Ана теле» проекты старт алды

31 гыйнварьдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы EF EducationFirst компаниясе белән берлектә Он-лайн "Ана теле" мәктәбе проектының беренче дәрәҗәсен гамәлгә кертте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта министр урынбасары Данил Мостафин белдерде. "Ана теле" проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы нигезендә эшләнә. Теләгән кешеләрне татар телендә аралашырга өйрәтүне...

31 гыйнварьдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы EF EducationFirst компаниясе белән берлектә Он-лайн "Ана теле" мәктәбе проектының беренче дәрәҗәсен гамәлгә кертте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта министр урынбасары Данил Мостафин белдерде. "Ана теле" проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы нигезендә эшләнә. Теләгән кешеләрне татар телендә аралашырга өйрәтүне максат итеп куйган әлеге проект дистанцион рәвештә укулар оештыруны күздә тота. "Ана теле" мәктәбендә дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан интернет челтәре аша татар телен берьюлы 10 мең кеше өйрәнә ала. Бүгенге көндә татар телен дистанцон өйрәнергә теләп, сайтта теркәлүчеләр саны - 2042 кеше. Телне өйрәнүнең 9 дәрәҗәсен үз эченә алган проектның бөтен дәрәҗәләре дә агымдагы елның 1 августыннан эшли башлаячак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: