Зәй офыклары

Бер ел вакыт кала

Пенсияне дәүләт софинанславы программасына керү өчен нибары бер ел вакыт калып бара. Дәүләт тарафыннан софинанслау булсын өчен программага керергә һәм 2013 елның 1 октябренә кадәр беренче взносны күчерергә кирәк. Бу программага һәр россияле - мәҗбүри пенсия иминияте системасында катнашучы (ә чынлыкта һәр эшләүче кеше әлеге системада катнаша) керә ала. Программа...

Пенсияне дәүләт софинанславы программасына керү өчен нибары бер ел вакыт калып бара. Дәүләт тарафыннан софинанслау булсын өчен программага керергә һәм 2013 елның 1 октябренә кадәр беренче взносны күчерергә кирәк.

Бу программага һәр россияле - мәҗбүри пенсия иминияте системасында катнашучы (ә чынлыкта һәр эшләүче кеше әлеге системада катнаша) керә ала. Программа кысаларында взносны ай саен яки бер тапкыр түләү юлы белән үз предприятиеңнең бухгалтериясе, яисә банк аша күчерергә мөмкин. Софинанслауда өченче як булып эш бирүче катнаша ала. Дәүләт софинанславы гражданин беренче взносны түләгәч (елына 2000 сумнан алып 12000 сумга кадәр), 10 ел дәвамында бүлеп түләнә.

Шунысын искәртик, пенсиягә чыкканда программа кысаларында пенсия тупланмасын картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше рәвешендә генә түгел, ә ашыгыч пенсия түләве формасында да алырга була. Аның дәвамлылыгын пенсионер үзе билгели, ләкин ул 10 елдан да кимрәк була алмый. Ашыгыч пенсия түләвенең мөһим үзенчәлеге шунда, әгәр гражданин аңа мондый төр түләү билгеләнгәннән соң үлсә, түләнмәгән өлешне аның хокуклы варислары ала ала.

Пенсия фонды идарәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: