Зәй офыклары

Электрон юл белән отышлы

ЗАГС бүлеге коллегиядә 2012 ел эшчәнлегенә хисап ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов катнашты. ЗАГСны никах теркәү урыны гына дип карарга кирәк түгел, ул гражданлык хәле актларын теркәү белән мәшгуль, диелде утырышта. Бу эш белән ЗАГС бүлегеннән кала, 22 авыл җирлеге шөгыльләнә. Җирлекләр тарафыннан...

ЗАГС бүлеге коллегиядә 2012 ел эшчәнлегенә хисап ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов катнашты.

ЗАГСны никах теркәү урыны гына дип карарга кирәк түгел, ул гражданлык хәле актларын теркәү белән мәшгуль, диелде утырышта. Бу эш белән ЗАГС бүлегеннән кала, 22 авыл җирлеге шөгыльләнә. Җирлекләр тарафыннан гражданлык хәле актларын теркәү барышын ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре контрольдә тота, киңәшләр бирә. Утырышта бүлек мөдире Гөлфия Вәлишина райондагы демографик хәл торышына киңрәк тукталды. Артуыбыз шәһәр хисабына булса, үлү очраклары авылларда күбрәк, диде ул.

Соңгы елларда районда язылышуга гаризаны электрон юл белән броньлау киң кулланыла. Гомумән, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, 10 төр электрон хезмәттән (никахка керү, аерылышу, бала туу, аталыкны билгеләү, исем үзгәртү, үлем-китем, кабат таныклык һәм белешмәләр алу һ.б.) файдаланырга була. Районда иң популяр электрон хезмәт - законлы никахка керү, ди Гөлфия Зөфәровна. Узган ел язылышкан 440 парның 396сы электрон юл белән гариза язган. Гомумән, узган ел ЗАГСка төрле хезмәтләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең 40 проценты эшен электрон юл аша хәл иткән. Актларга төзәтмәләр кертү һәм үзгәртү буенча күпчелек өлкәннәр мөрәҗәгать итә. Алар электрон порталны белми. Бу эштә аларга, юкса, балалары, оныклары ярдәм итәр иде. Моны өлкәннәргә дә куллануны гадәткә кертергә иде. ЗАГС хезмәткәрләре эшчәнлекләрендә озын-озак гомер итүче парларны хөрмәтләүгә игътибар итә. Бу яшьләргә үрнәк алу, соклану хисе уяту өчен эшләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: