Зәй офыклары

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гражданнарның "Халык контроле" мәгълүмат системасы барлыкка килде. Хәзерге вакытта бу система ярдәмендә гражданнар порталда үзләренең юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәтләр күрсәтү, экология, тормыш-көнкүреш, җәмәгать транспорты буенча проблемаларын сөйли ала. "Халык контроле" порталына мөрәҗәгать иткәнче, гражданин порталда теркәлергә, үзенең төгәл адресын күрсәтергә, язмача...

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гражданнарның "Халык контроле" мәгълүмат системасы барлыкка килде. Хәзерге вакытта бу система ярдәмендә гражданнар порталда үзләренең юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәтләр күрсәтү, экология, тормыш-көнкүреш, җәмәгать транспорты буенча проблемаларын сөйли ала. "Халык контроле" порталына мөрәҗәгать иткәнче, гражданин порталда теркәлергә, үзенең төгәл адресын күрсәтергә, язмача мөрәҗәгатен дәлилләп, фотоматериал да җибәрергә тиеш.

Язмача мөрәҗәгатьләр Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең Контакт-үзәк белгечләре тарафыннан тикшереләчәк һәм порталга урнаштырылачак. Болай эшләү язмадагы лексиканың матур һәм куелган проблемаларны дөрес формалаштыру өчен кирәк. Порталга куелгач, гражданнар бу мәсьәләләргә үзләренең фикерләрен белдереп, язмалар калдыра ала. Язма мөрәҗәгатьләрне республиканың төрле ведомстволары һәм министрлыклар муниципаль органнар белән берлектә караячак.

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасын булдыру турында" Татарстан Республикасы Президенты Указы бар. Шушы Указ нигезендә эш 2012 елның апрель уртасыннан башланган инде. Бүгенге көнгә 650 язма мөрәҗәгать кергән. Тагын 9 мең граждан бу системаны яклап тавыш биргән. Моннан тыш, 150 язма мөрәҗәгать хәл ителгән. Бу үз вакытында проблемаларны хәл итүнең менә дигән юлы. uslugi.tatarstan.ru сайтына керегез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: