Зәй офыклары

Капремонт, юллар, көзге чакырылыш...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә каралды. "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык итү фонды турында" Федераль Законны (№185, 21 июнь, 2007 ел) тормышка ашыру һәм районда күпфатирлы йортларга ремонт үткәрүне тәмамлау турында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алексей Уралов чыгыш...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә каралды.

"Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык итү фонды турында" Федераль Законны (№185, 21 июнь, 2007 ел) тормышка ашыру һәм районда күпфатирлы йортларга ремонт үткәрүне тәмамлау турында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алексей Уралов чыгыш ясады. Шәһәр-районда капремонт 9 күпфатирлы йортта үткәрелгән. Барлыгы 56 миллион сумлык эш башкарылган. Әлегә Түбән Кама торак инспекциясе тарафыннан ремонттан соң файдалану өчен бер генә йорт актына кул куелган. Калган 8 йортта ремонт эшләрен кабул итеп алу буенча актка кул кую ТР Министрлар Кабинетының карарын көтү һәм программага корректировка кертү белән тоткарлана. Капремонтка федераль һәм муниципаль район средстволары 100 процент күләмендә күчерелгән, ә менә республика һәм гражданнар средстволары, нисбәтле рәвештә, 94 һәм 88 процент кына тәшкил итә. Шул исәптән подряд оешмаларына да средстволарның 94 проценты гына бирелгән.

Ремонт барышында йортлар эчендә 12,3 километр җылылык челтәре, 4,1 километр кайнар су, 3,2 километр салкын су челтәре торбалары алмаштырылган. Агымдагы елда 54 йортка гомумйорт исәпләү приборы һәм көйләү узеллары куелган. 2010-2011 елларда йортларга җылылык энергиясе исәпләүче приборлар кую буенча муниципаль программа тулысынча үтәлгән. Бүгенге көндә 2012 елда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт уздыру программасын әзерләү эшләре дә башланган.

2011-2012 ел көзге-кышкы чорында автомобиль юлларын тоту турында "Татнефтедор" ҖЧШ автомобиль юллары идарәсе башлыгы Ислам Әмирханов бәян итте. Аның әйтүенчә, әлеге чорга әзерлекне тәэмин итү буенча тиешле приказлар булдырылган һәм чаралар планы эшләнгән. Юллардагы вак деформацияләр һәм бозылган урыннарны бетерү, бозлавыкка каршы тиешле материаллар, аерым алганда, 400 тонна техник тоз һәм 2000 тонна ком запасы булдыру, ясалма корылмалар эшләү, юлларның куркыныч участокларына тоз һәм ком өчен савытлар урнаштыру, шулай ук куркыныч урыннарга "Тая торган юл" билгеләре кую һ.б. - шундый чаралардан.

Болардан тыш, кышкы авыр чор өчен тиешле техниканы ремонтлау эше дә башланган. Узган елдагы кебек үк, быел да мәктәп автобуслары маршрутлары юлчыларның игътибар үзәгендә булачак. Әлеге маршрутлар (юллар) торышын даими контрольдә тоту өчен оешмада махсус хезмәткәр билгеләнәчәк.

Көзге чакырылышка әзерлек торышы турында ТР хәрби комиссариатының Зәй районы буенча бүлек башлыгы Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Көзге чакырылыш 1 октябрьдән башлана. Октябрь - декабрьдә 1984-1993 елларда туган гражданнар хәрби хезмәткә чакырылачак. Чакыру комиссиясе 3 октябрьдән эшли башлый. Комиссиягә 517 егетне чакыру карала.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова шәһәр-районда Халыкара өлкәннәр көненә әзерлек мәсьәләләрен яктыртты. Әлеге уңайдан күп кенә чаралар планлаштырыла.

Бу юлы да контрольдә торган мәсьәлә - Дмитрово янында мәктәп автобусы маршрутының куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе тикшерелде. Кызганычка каршы, проблема әлегә хәл ителмәгән. Поповка авыл җирлеге башлыгына ЮХИДИ предписаниесе булса да, анда каралган таләпләр үтәлмәгән. Авыл җирлеге башлыгы административ җәзага тартылырга мөмкин, билгеле. Әмма бу проблеманы хәл итми. Шуңа күрә район башлыгы мәсьәләне тиз арада хәл итәргә күрсәтмә бирде.

Киңәшмә ахырында Татьяна Воропаева бу атнада оештырылачак төп чаралар планы белән таныштырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: