Зәй офыклары

Күп балалы гаиләләргә җир бирү

Россия Президенты 3 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган һәм тәрбиягә алган баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү турында законга кул куйганнан соң, республикада «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Закон кабул ителде. Әлеге закон 2011 елның 26 декабреннән үз көченә керде. Районда яшәүче күп балалы гаиләләрне кызыксындырган бу...

Россия Президенты 3 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган һәм тәрбиягә алган баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү турында законга кул куйганнан соң, республикада «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Закон кабул ителде. Әлеге закон 2011 елның

26 декабреннән үз көченә керде. Районда яшәүче күп балалы гаиләләрне кызыксындырган бу яңалык турында аңлатуны сорап, без җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Рәис Шәйхиевка мөрәҗәгать иттек.

- Рәис Раифович, җир кишәрлеге бирүдә нинди мөһим аспектлар бар?

- Закон нигезендә гаилә Татарстанда даими яшәсә, җир кишәрлеге өчен гариза биргән очракта (18 яше тулмаган өч һәм аннан күбрәк бала булганда), әлеге мөмкинлектән файдалана ала. Шулай ук балигъ булмаган баланы уллыкка, кызлыкка, озак вакытлы тәрбиягә алучы гаиләнең дә моңа хокукы бар. Тагын бер үзенчәлек: әгәр Россиядә әлеге закон гамәлгә кергәнче (2011 елның 17 июне) гаиләдәге өлкән балага 18 яшь тулмаган булса, бу гаиләгә дә бушлай җир бирелә. Моның өчен 3 ел эчендә, җир ки-шәрлеге бирүне сорап, гариза язарга кирәк.

- Районда бу законны тормышка ашыру максатында хәзер нинди эшләр башкарыла?

- Район Советы карары белән биреләчәк җир мәйданы билгеләнде. Шәһәрдә шәхси йорт төзү өчен ул - 1150 квадрат метр, авыл җирендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм биредә үк йорт төзү мөмкинлеген дә күздә тотып, 1500 квадрат метр итеп бүленә. Ә бакча, дача итеп тотарга теләүчеләргә 400 квадрат метр бирү карала. Моннан тыш, күп балалы гаиләгә моңа кадәр алган (мәсәлән, арендага), анда инде йорт салган җир кишәрлегенең 15 сутыен шәхси милек итеп рәсмиләштерү хокукы да бирелә. Гаризаларны карау комиссиясе расланды инде.

- Районда бушлай җир кишәрлеге алырга хокуклы гаиләләр саны күпме?

- Социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бездә шундый 400дән артык гаилә исәпләнә. Аларның яртысы - шәһәрдә, яртысы авылларда яши.

- Җир кишәрлеге кайсы гаилә әгъзасы исемендә булачак?

- Законда җирнең әти-әниләргә дә, балаларга да тигез итеп бүленүе турында язылган. Бу шулай ук уллыкка, кызлыкка, асрамага алынган балаларга да кагыла. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, гаиләләрдә төрле хәлләр булырга мөмкин. Мәсәлән, җир сорап гариза биргәннән соң, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителеп, баланы тәрбиягә, уллыкка, кызлыкка алу юкка чыгарылса, җир бирелми.

- Гаризалар кайда кабул ителә һәм моның өчен нинди документлар кирәк?

- Гаризалар җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының 7нче "тәрәзәсендә" дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә кабул ителә. Гариза бирүченең паспорты, законлы никахта торган очракта хатынының яки ирнең паспорты, барлык балаларның туу турында таныклыгы, уллыкка яки кызлыкка алу турында суд карары (әгәр баланың туу турындагы таныклыгына әти-әнисе дип уллыкка алган кешеләрнең исемнәре язылса, бу документ кирәк түгел), бала тәрбиягә бирелгән очракта опека һәм попечительлек органнарыннан акт, килешү нигезендә бала тәрбиягә алынса, килешү язуы таләп ителә. Зәй районы рәсми сайтында җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы бүлегендә бу законны тормышка ашыру тәртибе, тиешле документлар исемлеге, гаризаның үрнәге һәм башка кирәкле мәгълүматлар урнаштырылган. Тиздән гаризаны электрон юл белән бирү мөмкинлеге дә тудырылачак. Ә эш көннәрендә 7-23-97 телефоны аша белешергә мөмкин.

- Гариза биргәннән соң җир алу тәртибе ничегрәк?

- Гариза бирелгәч, махсус комиссия бер ай эчендә гаиләгә җир бирү мәсьәләсен хәл итеп, чиратка куя. Тәртип буенча исемлек рәсми сайтка урнаштырыла. Җир кишәрлеге бер ел эчендә бирелергә тиеш. Җирне бирү вакыты һәм көне билгеләнә. Формалаштырылган кишәрлекләр һәм чират җитү хакында гаиләләргә хәбәр ителә. Җир кишәрлекләрен халыкка бирер алдыннан, ике атна кала, язмача мәгълүмат җиткерелә. Чират тәртибендә бирелгән кишәрлекләргә акт төзелә, аңа гариза бирүче һәм җирлекнең вәкаләтле органы имза куя. Әлбәттә, шәһәр һәм районда әлегә бу гаиләләргә бирерлек әзер җир кишәрлекләре җитәрлек күләмдә түгел. Хәзерге вакытта аларны формалаштыру, кадастр исәбенә кую, моның өчен финанслар табу мәсьәләсе хәл ителә.

- Мондый җир алучыларга нинди дә булса таләпләр куеламы?

- Закон җир милкенә ия булучыларга таләпләр дә куя. Мәсәлән, бу җир кишәрлекләре бары тик билгеләнгән максатта һәм вакытында файдаланылырга тиеш. Экологик һәм санитар таләпләрне үтәү, җир салымын билгеләнгән тәртиптә түләп бару мәҗбүри.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: