Зәй офыклары

«Муниципаль районда 2013 елны Шәфкатьлелек елы дип игълан итү турында»

Җәмгыятьтә дуслык атмосферасын, толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү, милләтара килешү һәм үзара аңлашуны ныгыту, социаль активлыкны үстерү һәм хәйрия эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү, гражданнарда, аеруча яшьләрдә, киң күңеллелек кебек кешелеклелек сыйфатларын үстерү, халыкның аз керемле катламына ярдәм итү, шулай ук бу юнәлештә дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген координацияләү максатында КАРАР бирәм: 1....

Җәмгыятьтә дуслык атмосферасын, толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү, милләтара килешү һәм үзара аңлашуны ныгыту, социаль активлыкны үстерү һәм хәйрия эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү, гражданнарда, аеруча яшьләрдә, киң күңеллелек кебек кешелеклелек сыйфатларын үстерү, халыкның аз керемле катламына ярдәм итү, шулай ук бу юнәлештә дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген координацияләү максатында

КАРАР бирәм:

1. Муниципаль районда 2013 елны Шәфкатьлелек елы дип игълан итәргә.

2. Башкарма комитетка Шәфкатьлелек елын үткәрү буенча чаралар планын расларга, башкарма комитетның идарәләре (бүлекләре), башка оешмаларга аны үтәү буенча эшчәнлекләрен координацияләргә һәм әлеге карарның үтәлешен тәэмин итү чараларын күрергә.

3. Авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый берләшмәләр, предприятие, учреждение һәм оешмалар җитәкчеләренә муниципаль районда Шәфкатьлелек елын үткәрүдә актив катнашуны тәкъдим итәргә.

4. Җирле массакүләм мәгълүмат чараларына районда Шәфкатьлелек елын уздыруны киң яктыртуны тәэмин итәргә.

5. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

Муниципаль район башлыгы

Т. В. Воропаева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: