Зәй офыклары

Пенсияләр турында: үзгәрешләр шактый

Агымдагы елда Россия пенсия системасында пенсия алучылар өчен дә, эш белән тәэмин итүчеләр өчен дә шактый гына үзгәрешләр көтелә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек идарәчесе Марсель Имамов хәбәр итте. Бүген республикада уртача пенсия күләме 8 мең 733 сум тәшкил итә. Татарстанда...

Агымдагы елда Россия пенсия системасында пенсия алучылар өчен дә, эш белән тәэмин итүчеләр өчен дә шактый гына үзгәрешләр көтелә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек идарәчесе Марсель Имамов хәбәр итте. Бүген республикада уртача пенсия күләме 8 мең 733 сум тәшкил итә. Татарстанда 1 миллион 59,5 мең пенсионер исәпләнә, шуның 15 меңнән артыгы - безнең район территориясендә яшәүче.

Ел дәвамында хезмәт пенсиясе ике мәртәбә артыр дип көтелә. Беренче индексация 1 февральдә ясалачак. Ул Россиядәге 2012 ел инфляция дәрәҗәсенә карап, якынча 6,6 процентка артачак. Ә икенче тапкыр пенсияләрнең артуы 1 апрельдә булачак (ул 3 проценттан артыграк). Августта традицион төстә эшләүче пенсионерларның пенсиясе яңадан исәпләнә.

Моңа өcтәп шуны да әйтергә кирәк, 1 апрельдән дәүләт, социаль пенсияләр 5,1 процентка арта. Нәтиҗәдә 2013 елда картлык буенча уртача хезмәт пенсиясе күләме - 9 меңнән, социаль пенсия 6 мең сумнан артык була. Бездә хезмәт пенсиясе алучылар - 13860, социаль пенсия алучылар 1152 кеше исәпләнә.

Гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала өчен бирелүче ана капиталы күләме исә 1 гыйнвардан 5,5 процентка индексацияләнде. Хәзер ул 408 мең 960 сум тәшкил итә. 2012 елда ана капиталыннан республикада бу хокукка ияләрнең 60 проценты, ә безнең районда 68 проценты файдаланган. Район пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Камалюкова белдерүенчә, бездә күпчелек аны торак шартларын яхшыртуга тоткан.

Мәҗбүри иминият взнослары тарифлары 2013 елда пенсия иминияте буенча - 22, медицина иминияте буенча 5,1 процент тәшкил итә. Мәҗбүри пенсия иминияте системасына иминият взносы күчерелә торган хезмәт хакының еллык чик күләме быел 568 мең сум (моңарчы 512 мең сум иде) тәшкил итә һәм, шуңа өстәп, арткан сумманың 10 проценты карала. Соңгысы Пенсия фондының солидар өлешенә китә. Димәк, гражданинның кереме 568 мең сумнан артса, арткан сумма аның пенсиясен формалаштыруда катнашмый. Шуңа күрә елына 1 миллион сумлап керем алучылар киләчәктә олигарх-пенсионер була алмый, ди Марсель Имамов.

Быел 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 5205 сум дип билгеләнгән. Шул рәвешле, эшмәкәр кебек эш белән үзләрен тәэмин итүчеләр өчен мәҗбүри пенсия иминиятенә тариф исәпләгәндә, 5205 сумны башта 2гә, аннан 26 процентка һәм тагын шуны 12 айга тапкырлап чыгарырга кирәк була: димәк, елына 32479,2 сум, аена исә 2706,6 сум чыга. Һәм эшмәкәрләр эшләмәсә дә, шуны түләргә тиеш була. Медицина иминияте тарифы 5205 сумны 5,1 процентка һәм 12 айга тапкырлап исәпләнә һәм ул елына 3185,5 сум тәшкил итә. Ләкин эш урыннары зарарлы һәм куркыныч булган эш бирүчеләр өчен быел өстәмә тариф кертелә: 1нче исемлек буенча - 4, 2 нче исемлек буенча 2 процент. Өстәмә взнослар түлисе килмәсә, эш бирүче ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша эш урыннарын сертификацияләү процедурасы уздырырга һәм хезмәткәр өчен зарарлы эш урыны булмавын расларга тиеш була, дип белдерде Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе.

Моннан тыш, агымдагы елда 1966 елдан соң туганнар өчен пенсиянең тупланма өлешенә туры килүче иминият түләүләре процентын сайлау мөмкинлеге бирелә, ягъни пенсиянең тупланма өлеше иминият взносын хәзерге кебек 6 процент калдырырга теләгәндә, яшәү урыны буенча пенсия фонды идарәсенә гариза язарга кирәк, ә ел дәвамында гариза кермәгән очракта, ул 2 процент итеп үзгәртелә һәм калган 4 проценты пенсиянең солидар өлешен арттыруга китә.

Боларга өстәп, 2013 елдан пенсиянең тупланма өлеше күпме булуы турында хәбәр ителүче хатлар җибәрелми. Мондый хатлар таратуны туктату 3 миллиард сум акчаны экономияләргә мөмкинлек бирә дип исәпләнелә. Безнең районда гына да әлеге хатларны 26 меңнән артык кеше алган. Бу турыда тулы мәгълүматны хәзер www.gosuslugi.ru бердәм дәүләт порталы аша белешергә мөмкин, шулай ук яшәү урыны буенча пенсия фондына да мөрәҗәгать итәргә була.

Агымдагы елның 1 октябреннән дәүләт софинанслау программасы туктатыла. Программага кереп, беренче взносны күчерүне шушы вакытка кадәр башкаручыларга 10 елга исәпләнгән программа гамәлдә кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: